Иннополис МИЗ территориясендә урнашкан Россия ИТ-югары уку йортының Ясалма интеллект үзәге хезмәткәрләре медицина рәсемнәре буенча коронавирусны ачыкларга өйрәткән. Диагностиканың төгәллеге 80% тәшкил итә, бу табибларга бөтен дөньяда массакүләм диагностикалаганда таралган коронавируслы үпкә ялкынсынуын тизрәк ачыкларга ярдәм итәчәк.
Өйрәтү эше үпкә ялкынсынуына (пневмония) бәйле 28 мең медицина фотосурәтен кулланып гамәлгә ашырылган, шул ук вакытта 94 сурәт COVID-19 белән авыручылардан алынган. Үзәк хезмәткәрләре онлайн-сервисны эшләтеп җибәрергә әзерләнә, ул бөтен дөнья табибларына таралыш алган вируслы үпкә ялкынсынуы белән авыручыларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Яңа коронавирус чирен йоктыруда шикләнелгән пациентларны диагностикалау күп факторлы: авырулардан анализ өчен кан, борын һәм тамак төбе микрофлорасыннан мазок алына, тик кайбер илләрдә тестлар җитешми, шуңа күрә анализларны авыру билгеләре күренгән яисә авырулар белән бәйләнештә булуы расланган пациентлар өчен генә ясыйлар. Мондый очракта үпкәләрне рентгент аша карау массакүләм диагностиканың иң кулай вариантларының берсенә әверелә: кайбер очракларда рәсемнәрдә коронавируслы үпкә ялкынсынуына китереп чыгарырга мөмкин булган махсус билгеләр күзәтелә.
Алгоритм һәм табиб-рентгенолог коронавируслы пациентларның рәсемнәрен бәйсез рәвештә анализлаган. 80% очракта патология булуы яки булмавы турындагы модель хакында әйтү табиб тасвирламасы белән туры килә икән. Моннан тыш, табиб патологияне билгели алмаган 13% очракта алгоритм ялгышмаган. Якын арада коронавируслы рентген сурәтләре датасетларының күләме сизелерлек артыр дип көтелә, бу алгоритмнарның төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерик, Татарстан Икътисад министрлыгы йөз сәнәгать инфраструктурасы объектының үсешен күзәтеп тора. Моннан тыш, Икътисад министрлыгы "Иннополис" МИЗ һәм "Алабуга" МИЗ үсешен тәэмин итү буенча бердәм төбәк координаторы булып тора. Бу статуста ведомство югары технологияле чишелешләрне эшләү һәм трансферлау, интеллектуаль милек өлкәсендә югары конкуренцияле активлар булдыру шартларын яхшырту өчен җавап бирә.