Эшкуарлар өчен үзгәргән икътисадый вәзгыятькә җайлашу технологияләре турында онлайн-конференция

2020 елның 28 марты, шимбә

29 нчы март көнне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә «Адаптация технологиясе» дип аталган кризиска каршы уку-укыту программасын башлап җибәрә.

Кече һәм урта бизнес – Татарстан Республикасы икътисадының мөһим өлеше. Бизнес белән хакимият координацияле эшләгән вакытта дәүләт ярдәме тагын да нәтиҗәлерәк була бара.

Онлайн-конференциядә үзгәргән икътисадый вәзгыять шартларында бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән технологияләр җентекләп тикшереләчәк.

Әлеге проект эшкуарларны тиз яраклаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.

 «Адаптация технологиясе» программасында түбәндәгеләр булачак:

- өйрәтә торган вебинарлар сериясе;

 онлайн-консультацияләр;

- тармак чатлары;

- дәүләт органнары белән бәйләнештә үзара ярдәм итү;

- портал – ярдәм чаралары һәм сорауларга җаваплар.

Иртәгә булачак онлайн-конференция кысаларында товарлар һәм азык-төлек продуктларын онлайн-китерү мәсьәләләре буенча фикер алышыначак, шулай ук нәтиҗәле курьер челтәрен формалаштыру механизмнары һәм аны алга этәрү принциплары турында сөйләячәкләр.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Барлык уку-укыту программасы дәвамында катнашучыларга кризис мәсьәләләрен хәл итү тәҗрибәсе булган экспертлар ярдәм итәчәк.

Теркәлү өчен сылтама:  http://biz-balance.ru/antikrizis_conference_horeca

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International