Республика Президенты боерыгы нигезендә, 28 нче марттан башлап, Татарстанда күзәтчелек тикшерүләре үткәрүгә мораторий кертелде. Тиешле тыю республика территориясендә 1 нче майга кадәр гамәлдә булачак. Гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә зыян салыну, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү аркасында уздырыла торган планнан тыш тикшерүләр һәм рөхсәт документларын бирү өчен кирәкле тикшерүләр генә искәрмә булып тора.
Шуңа бәйле рәвештә, ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча, республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсында әлеге тикшерүләрне уздыруга тыю кертелгән чорда тикшерү факты буенча эшкуарлар мөрәҗәгать итә алсын өчен кайнар линия эшли башлады.
Тикшерү уздыруга тыю гамәлдә булган чорда эшкуар янына тикшерүче килгәндә яки күзәтчелек органнарына бәйле башка хәлгә юлыккан очракта, ул мондый бәйләнеш очракларының һәркайсы турында 8(800)222-37-22 телефоны буенча «Сыналган бизнес» интернет-ресурсының кайнар линиясенә яки сайтта махсус форма аша хәбәр итә ала.
Исегезгә төшерик, РФ Премьер-министрының 2020 елның 18 нче мартындагы күрсәтмәсен үтәү максатларында ТР Президентының тиешле 139 нчы номерлы күрсәтмәсе чыкты.