26 нчы март көнне Республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры А.В.Песошин рәислегендә Татарстан Республикасының алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек башкару турындагы килешүләрне төзүгә гаризалар карау буенча комиссияләрнең һәм Татарстан Республикасы Инвестиция советының уртак утырышы булды, утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Н.Кондратова катнашты. Утырышта каралган инвестиция проектларының гомуми бәясе 616,4 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән капиталь кертемнәр күләме – 451,4 млн.сум. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру барышында өстәмә 464 эш урыны булдырылачак.
Комиссияләр утырышы кысаларында «Түбән Кама» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резиденты статусын алу өчен дүрт компаниядән гаризалар хупланды, шулай ук «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турындагы килешүне үзгәртүгә бер гариза каралды.
«ПКП МЕТАЛЛТЕХНИКА» ҖЧҖ һәм «Мирабель» кондитер фабрикасы» ҖЧҖ компанияләре «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусына ия булды. «ПКП МЕТАЛЛТЕХНИКА» сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас өлешләр җитештерүне оештыру өлкәсендә инвестиция проекты тәкъдим итте. Моннан тыш, республиканың Инвестиция советы әлеге компаниягә ТР Президенты күрсәтмәсе нигезендә сатулар үткәрмичә генә арендага җир кишәрлеге бирүнең максатка ярашлы булуы турындагы мәсьәлә белән килеште. Үз чиратында, «Мирабель» кондитер фабрикасы кондитер эшләнмәләре җитештерүне оештыру буенча инвестиция проекты белән чыгыш ясады.
«Айрон Индастри Компани» ҖЧҖ компаниясе – төзелеш металлоконструкцияләре һәм труба төеннәре җитештерү буенча инвестиция проекты белән, «КЭМА» ҖЧҖ – вентиляция һәм төтен җиһазлары системалары өчен электр үткәргечләрне җыю производствосын оештыру өлкәсендәге проект белән, «Түбән Кама» алгарышлы үсеш территориясе резидентлары статусын алды.
Комиссиядә шулай ук «Яр Чаллы» социаль-икътисадый үсеш территориясендә джемнар һәм он-кондитер әйберләре җитештерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыручы «Дарлетто» ҖЧҖ белән төзелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыру турындагы килешүне үзгәртү дә килештерелде. Проектка капитал салу өлешен арттыруга, шулай ук яңа эш урыннары булдыруда график үзгәртүгә бәйле үзгәрешләр дә кертелде. Проектка предприятиенең яңа эшчәнлек төре дә өстәлде – сохари, печенье һәм башка шикәрле икмәк-күмәч әйберләре (ОКВЭД 10.72) җитештерү.