Бизнес өчен «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясе

2020 елның 31 марты, сишәмбе

1 нче апрельдә «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясе булачак. Кризиска каршы конференцияләр сериясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башлана. Проект эшкуарларны хәзерге хәлләргә тиз яраклаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора.

Булачак онлайн-конференция кысаларында бизнес җитәкчеләре һәм милекчеләре белән яңа икътисад шартларында көннән-көн арта барган кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле методлар белән уртаклашачаклар. Аларга кризиска каршы идарә итү күнекмәләрен ныгытуга, актуаль белем пакетын формалаштыруга юнәлдерелгән эш инструментлары биреләчәк.

Конференция форматы төрле тармакларның иң эре уенчылары, илнең әйдәп баручы эшкуарлары һәм экспертлары белән турыдан-туры диалогны күз алдында тота. Спикерлар арасында «Wildberries» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Татьяна Бакальчук, «Акульчев» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Сергей Акульчев, шулай ук кунакчыллык, хокукый һәм финанс мәсьәләләре өлкәсендәге экспертлар бар.

Исегезгә төшерәбез, беренче семинар 29 нчы мартта узды. Трансляциягә меңнән артык эшкуар кушылды. Аның төп темасы җәмәгать туклануы оешмаларыннан товарлар, азык-төлек һәм әзер ризыкларны онлайн-китереп җиткерү, шулай ук нәтиҗәле курьерлык челтәрен оештыру механизмнары һәм аны алга этәрү принциплары булды, бу исә кафе һәм рестораннарга үз эшчәнлеген дәвам итәргә һәм хезмәткәрләр өчен эш урыннарын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: http://biz-balance.ru/tekhnologii-adaptacii

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International