2020 елның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы файдалануга торак тапшыру буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 3 нче урында тора, елның беренче ике аенда гамәлгә кертелгән торакның гомуми мәйданы 578,1 мең кв.метр тәшкил иткән.
Сәнәгый җитештерү күләме буенча Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында – 5 нче урында, төзелеш буенча – 8 нче урында. Ваклап сату әйләнешенә килгәндә, биредә республика – 6 нчы урында, 2020 елның гыйнвар-февраль айларында халыкка шәхси куллану яки йорт хуҗалыгында куллану өчен товарлар сатудан кергән табыш 151,5 млрд.сум тәшкил итә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан санап үтелгән барлык макроикътисадый күрсәткечләр буенча 1 нче урынны алып тора.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Россиядәге йөк автомобильләренең 37,5%ы, башлангыч формаларда этилен полимерлары җитештерүнең 32,6%ы, юу чаралары җитештерүнең 13,5%ы, Россиядә чыгарылган нефть күләменең 6,5%ы республикада җитештерелгән.