Шәһәр мохитенең сыйфат индексын исәпләү нәтиҗәләре буенча Россиянең эре моношәһәрләре арасында Яр Чаллы һәм Түбән Кама, шулай ук Красноярск краеның Норильск шәһәрләре иң югары балл туплаган. Рейтинг нәтиҗәләре буенча иң уңайлы шәһәр тирәлеге булган территорияләр арасында Россиянең барлыгы 55 моношәһәре билгеләп үтелгән. Индекс ел саен Россия Президентының май указлары нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан ДОМ.РФ белән берлектә төзелә.
Татарстан территориясендә бүгенге көндә җиде моношәһәр урнашкан, анда миллионнан артык кеше һәм республиканың икътисадый актив халкының дүрттән бер өлеше яши. Шулай итеп, Яр Чаллы моношәһәре иҗтимагый-эшлекле һәм социаль-ял инфраструктурасы һәм якын-тирә киңлекләре булган шәһәр буларак билгеләп үтелгән. Үз чиратында, Түбән Кама территорияләрне яшелләндерүдә югары бәя алган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, рейтинг төзү критерийларының берсе – моношәһәрләрдә җәмәгать киңлекләрен: паркларны, скверларны, урамнарны һәм яр буйларын төзекләндерү. Татарстанның җиде моношәһәрендә төзекләндерү проектлары, шул исәптән, Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән дә, үткәрелә торган "Төзекләндерүнең 5 адымы" программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.
Исегезгә төшерәбез, мондый төрдәге проектларны гамәлгә ашыру республика моношәһәрләре территориясенең социаль-икътисадый үсешенә ярдәм итә. 2015 елдан башлап, Татарстан Икътисад министрлыгы һәм Фонд тарафыннан инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә республика чыгымнарын финанслау турында уртак килешүләр гамәлгә ашырыла.
Белешмә өчен: Индекс шәһәр тирәлегенең алты төрен бәяләү нигезендә формалаштырыла, алар шәһәр тирәлеге сыйфатының алты таләбенә җавап бирергә тиеш: куркынычсызлык, уңайлылык, экологиялелек һәм сәламәтлек, тәңгәллек һәм төрлелек, тирәлекнең заманча һәм актуальлеге, идарә итү нәтиҗәлелеге.