Татарстанның инвестиция проектлары өстәмә ярдәм алачак, бу хәл кичә РФ Президенты имзалаган ил территориясендә салынган капиталны яклау һәм бүләкләү турындагы федераль закон ярдәмендә мөмкин булган. Документ тексты белән хокукый мәгълүматның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Эшләнелешендә Татарстан Республикасы актив катнашкан яңа закон буенча сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы инвесторлар өчен уңай шартлар тудырылачак. Законда капитал салуны яклау һәм бүләкләү турында килешү төзи ала торган компанияләргә карата таләпләр бар. Мондый компанияләр өчен минималь инвестицияләр күләме 250 миллион сум тәшкил итәчәк. Цифрлы икътисад, экология, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә – 500 миллион, эшкәртү җитештерүендә – 1,5 миллиард, башка өлкәләрдә – 5 миллиард сум.
Карарда шулай ук капитал салуны (СЗПК) яклау һәм бүләкләү турында килешүләр төзеп, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру да каралган. СЗПК турындагы законны кабул итү Россиянең, аерым алганда, Татарстанның инвестиция җәлеп итү дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә. Капитал салуны яклау һәм бүләкләү турында килешү төзү, гавами проект инициативасы кысаларында конкурс үткәрү, капитал салуны яклау һәм бүләкләү турында килешүләр реестрын алып бару һәм чыгымнарны каплау күләмен билгеләү тәртибен законда язылган кагыйдәләр нигезендә Хөкүмәт билгеләячәк.
Бүген Татарстанда гомуми суммасы 5 трлн сумга кадәр булган перспектив инвестиция проектлары портфеле формалаштырылган. Республика территориясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсешнең биш территориясе булдырылган, ике махсус икътисадый зона уңышлы эшләп килә, сәнәгать мәйданчыклары һәм парклар саны 100 кадәр җиткерелгән. Законда каралган мөмкинлекләр аркасында, инвестиция проектлары һәм бизнес потенциалы инфраструктуралары өстәмә ярдәм һәм үсеш алачак.