Кризис шартларында бизнес белән идарә итү буенча узачак беренче онлайн-дәрескә пресс-релиз
6 нчы апрельдә төбәк эшкуарлары өчен «Кризис чорында компаниянең эш-гамәлләр стратегиясе һәм тактикасы (кризис сценариесе һәм үсеш фаразлары)» дигән беренче онлайн-дәрес узачак.
«Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә» дип аталган кризиска каршы конференцияләр сериясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады.
Проект дәүләт хакимияте органнары белән проблемалы мәсьәләләр буенча үзара хезмәттәшлек итүгә һәм бәхәсле хәлләрдә бизнеска эксперт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Беренче онлайн-дәрестә кризиска шартларында идарәне эшләтеп җибәрү технологияләре, кризиска каршы стратегия төрләре, кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнары, тышкы һәм эчке мохитне анализлау методлары турында фикер алышачаклар.
Спикерлар:
1) Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе;
2) Сергей Акульчев, «Акульчев» ҖЧҖ директоры;
3) Андрей Митрофанов, Россия һәм БДБ илләрендә КПМГ бизнесын реструктурлаштыру теркеменең инвестицияләр һәм капитал базарлары бүлеге;
4) Айдар Исмәгыйлов, «МойДоДыр» һәм «5 колесо» компанияләренә нигез салучы.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк: http://biz-balance.ru/antikrizis_pro