Татарстан инноваторлары җиңел сәнәгать өлкәсендә акселерация программасында катнашырга чакырыла

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

10 нчы апрельдә, 11:00 сәгатьтә Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе видеоконференцэлемтә форматында киңәшмә уздырачак. Киңәшмәнең темасы җиңел сәнәгать өлкәсендә бизнеска ярдәм итү буенча «Seasons tech» программасы булачак. Программа үзен җиңел сәнәгать һәм креатив индустрия өлкәсендә проектларны үстерүнең нәтиҗәле коралы буларак күрсәтте.

Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, уртак социаль-икътисадый проектларны алга таба этәрү, шулай ук федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү максатында РФ субъектларының үзара хезмәттәшлеге өчен мәйдан булып тора. Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан башлап, Татарстан әлеге Ассоциациянең даими әгъзасы булып тора, аның Советы Рәисе итеп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән, ә Ассоциация эшчәнлеген оештыру-техник яктан тәэмин итү өчен ТР Икътисад министрлыгы җавап бирә.

«Seasons tech» Россиядә җиңел сәнәгать өлкәсендә инновацияле проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән акселерация программасы булып тора, ул «Иннопрактика» компаниясе ярдәмендә «Русские сезоны» фестивале тарафыннан гамәлгә ашырыла. Программада студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, дизайнерлар, эшкуарлар, технологик стартаплар вәкилләре, шулай ук җиңел сәнәгать өлкәсендә инновацияле чишелешләр уйлап табучы командалар катнаша ала.

Чара кысаларында «Русские сезоны» дизайнында рус мәдәнияте фестиваленә нигез салучы һәм аның президенты, «Seasons tech» программасы җитәкчесе Мациева Дарья һәм «Иннопрактика» компаниясенең проектлар менеджеры Малыш Аннаның чыгышлары планлаштырылган.

Катнашу өчен профильле оешмалардан вәкилләр чакырыла. Чарада катнашуны раслау өчен, 2020 елның 8 нче апрелендә 16:00 сәгатькә кадәр e-mail: akhatova@i-regions.org адресы буенча катнашучылар турында мәгълүмат җибәрергә кирәк, анда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы һәм электрон почта адресы күрсәтелгән булырга тиеш.

Видеоконференцэлемтәдә катнашу өчен әлеге сылтама буенча узарга кирәк. Киңәшмә номеры: 145 364 283, катнашу өчен пароль: 4nKWscdjc88.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International