Татарстан эшкуарларына онлайн режимында корпоратив бәхәсләрне хәл итүнең юридик аспектлары турында сөйләячәкләр

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Республика эшкуарлары өчен «Фабрика PRO: Антикризис» дигән бушлай курс кысаларында 8 нче апрельдә икенче онлайн-дәрес узачак, аның темасы кризис чорында корпоратив бәхәсләрне хәл итүнең юридик аспектларына багышланачак. Курска 2020 елның 6-27 апрель көннәрендә узачак видеодәресләр форматындагы барлыгы 25 мастер-класс керә.

Исегезгә төшерәбез, курс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Эшкуарлык фабрикасы» проекты һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшли башлады һәм эшкуарларны агымдагы шартларга тиз арада җайлаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес спикерлары булып хокук, салым салу һәм консалтинг өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак. «Зарубин и Партнеры» компаниясенең идарәче партнеры Филипп Зарубин эшкуарларга корпоратив бәхәсләрне судка кадәрге тәртиптә җайга салуга бәйле хокукый аспектлар, шулай ук корпоратив низагларны хәл итү процессында исәпкә алына торган факторлар турында сөйләячәк.

Салым салу өлкәсендәге эксперт – Рамил Тимербаев  эшкуарлар белән салым түләүләре һәм иминият кертемнәре буенча түләү вакытын кичектерү мөмкинлеген алу буенча гамәли күнекмәләр белән уртаклашырга әзер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 6 нчы апрельдә узган «Кризис чорында компаниянең эш-гамәлләр стратегиясе һәм тактикасы» дигән беренче онлайн-дәресне республиканың 600дән артык эшкуары тыңлаган. Дәрес барышында кризис шартларында идарәне башлап җибәрү технологияләрен һәм кризиска каршы стратегияләрнең гамәлдәге төрләрен, шулай ук кризис вакытында эшне оештыру алгоритмнарын җентекләп өйрәнү мөмкин булган.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана

Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International