Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Салым кодексындагы үзгәрешләр буенча кыскача аңлатмалар

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Төбәк икътисадындагы бүгенге вәзгыять, коронавирус, нефтькә бәяләрнең волатильлеге, валюталар курсының үзгәреп торуы аркасында Татарстан Республикасы эшкуарларының киләчәк икътисадый эшчәнлекләренә бәйле күп кенә сораулар килеп туа. Сорауларның бер өлешенә җаваплар «Россия Федерациясе Салым Кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 1 нче апрелендәге 102-ФЗ номерлы федераль законда чагылыш тапкан. Бүген күп кенә мәгълүмат сайтларында республика эшкуарлары Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр белән таныша ала, ләкин аларны кыскача гына карасак, түбәндәге төп үзгәрешләр булуын билгеләп үтәргә мөмкин:

  1. Салым тикшерүләренә бәйле чаралар 2020 елның 1 нче июненә кадәр туктатыла, гамәлдән чыгарыла яки аларның вакыты соңгарак күчерелә, шул исәптән салым түләүләрен исәпләү һәм аларны түләүнең тулы булу-булмавын, шулай ук салым тикшерүләре буенча әлеге чараларны туктатып тору яки вакытын күчерү чорына салым тикшерүләрен билгеләү (уздыру) срокларын тикшерүләр дә;
  2. Салымнар буенча аванс түләүләрен, шул исәптән махсус салым режимнары, җыемнар, иминият кертемнәрен дә кертеп, салымнарны түләү сроклары озайтыла;
  3. Салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе субъектлары законнарында һәм җирле салымнар турында муниципаль берәмлекләрнең норматив хокукый актларында билгеләнгән транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча аванс түләүләрен түләү сроклары озынайтыла;
  4. Салым органнарына салым декларацияләрен (исәпләмәләрне), бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгын һәм (яки) башка документларны (белешмәләрне) тапшыру сроклары озайтыла;
  5. Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча таләпләр белдерү һәм үтәү сроклары, шулай ук салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентларны түләттерү турында карарлар кабул итү вакыты озайтыла;
  6. 2020 елда салымнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү вакытын кичектерү мөмкинлеген бирүнең өстәмә нигезләрен кертү, аны бирү тәртибен һәм шартларын үзгәртү мөмкинлеге карала.
  7. Салымнар, җыемнар, иминият кертемнәрен түләү йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү ысулларын куллану нигезләре һәм үзенчәлекләре яки, киресенчә, кулланмау шартлары;
  8. Салым органнарына салым декларацияләрен (исәпләмәләр), бухгалтер (финанс) хисаплылыгын һәм (яки) башка документларны (белешмәләрне) тапшырмаган (вакытында тапшырмаган) өчен җаваплылыкка тарту нигезләре һәм шартлары.

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары 2020 елда, салымнар буенча аванс түләүләрен дә кертеп, 2020 елның 1 нче гыйнварыннан башлап 31 нче декабренә кадәр төбәк салымнарын һәм җирле салымнарны түләү срокларын озайтуны күздә тоткан норматив актлар чыгарырга хокуклы. Мондый түләүләр салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен озайтылган очракларда, түбәндәге күрсәткечләр исәпкә алына:

- 2020 елның 1 нче мартына салым түләүче тарафыннан башкарыла торган икътисадый эшчәнлекнең төп төрләре;

- салымнар һәм җыемнар өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек итү буенча федераль башкарма хакимият органы алып бара торган реестрлардагы, салым яки бухгалтерлык хисаплылыгындагы мәгълүматлар.

Салымнар, салым түләүләре буенча аванс түләүләрен түләгәндә, салым хисаплылыгын тапшырганда һәм салым тикшерүләрен үткәргәндә барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләренең үзгәрешләре турында тулырак мәгълүмат белән Россия Федерациясе Салым кодексындагы үзгәрешләрдән хәбәрдар булу мөмкинлеген ача торган, http://www.consultant.ru/ һәм https://www.garant.ru/ адреслары буенча урнаштырылган мәгълүмат базаларында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International