Эшкуарлыкка ярдәм фонды 2020 елның I кварталы өчен микрозаймнар бирү күрсәткечләрен 41 процентка арттырган

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 2020 елның беренче кварталында 197 млн. сумлык 97 микрозайм рәсмиләштерелгән.  Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 41% күбрәк. Алынган акча җитештерүне киңәйтүгә, заманча җиһазлар сатып алуга һәм бизнесның яңа юнәлешләрен ачуга юнәлдерелгән.

Фонд эшкуарлар өчен дәүләт һәм шәхси структуралар тарафыннан күрсәтелә торган дистәләрчә төр ярдәм чараларын алуда ярдәм күрсәтә. Әйтик, 2020 елның 1 нче кварталында Фонд тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм физик затлар өчен 11 белем бирү чарасы уздырылган, үз бизнесын ачарга ниятләгән кешеләр саны гына да, чараларда катнашучылар дүрт йөз кешегә җиткән. Алынган барлык белемнәр – республикада эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүче реаль кейслар.

Фонд структурасына керүче Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан гыйнвар-февраль айларында 14 кече һәм урта бизнес субъекты өчен сәламәтлек саклау, төзелеш материаллары һәм азык-төлек юнәлешләре буенча Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Үзбәкстан территориясендәге Халыкара күргәзмәләрдә катнашу оештырылган. Үз чиратында, компанияләрнең презентация материалларын чит телләргә тәрҗемә итү һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча консультацияләр алу өчен 73 субъект Үзәккә мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Үзәк ярдәме белән 6 компания Германия, БГӘ, Катар, Венгрия һәм БДБ илләреннән чит ил партнерлары белән экспорт контрактлары төзегән. Аларның берсе, үз продукциясен Эпинду электрон мәйданчыгында урнаштыру юлы белән, Кытай белән экспорт контракты төзегән.

Ун кече һәм урта бизнес предприятиесе өчен патент тикшеренүләре үткәрелгән, үз чиратында, 3 кече һәм урта эшкуарлык оешмасы өчен аларның продукциясен базарга чыгаруга юнәлдерелгән реклама кампанияләре оештырылган.

Фонд структурасына керә торган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан 1 нче кварталда 1 100 кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм үзмәшгуль гражданнар өчен 5 121 хезмәт күрсәтелгән. Нигездә, бу – финанска бәйле булмаган консультация ярдәме чаралары.

Исегезгә төшерәбез, әлеге эпидемиологик хәлдә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды штат режимында эшләвен дәвам иттерә. Эшкуарларга уңайлы һәм аларның иминлеге өчен, хезмәт күрсәтүгә гаризаны читтән торып – ФАСТТРЕК порталы аша бирергә мөмкин.

Моннан тыш, Фонд һәм Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәмендә республикада эшкуарлыкка ярдәм итү өчен кайнар линия эшли: +7(843) 524-90-90. Үз чиратында, +7(843)222-05-06 номеры буенча эшкуарлар кризис шартларында бизнес алып баруга кагылышлы тәкъдимнәр кертә ала. Фонд белгечләре билгеләп үткәнчә, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, кече һәм урта бизнесның нәрсәгә мохтаҗ булуын һәм эшкуарларга кризис шартларында барлыкка килгән авырлыкларны  җиңеп чыгу өчен нинди чараларның ярдәм итә алачагын белү мөһим.

Март ахырында, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан, Фонд белән берлектә, «Адаптация технологияләре» дип аталган кризиска каршы конференцияләр сериясе башланып китте. Проект эшкуарларны хәзерге хәлләргә тиз яраклаштыру өчен булдырылган һәм бизнеска ярдәм итү экосистемасының бер өлеше булып тора. Конференцияләрдә 15 меңнән артык эшкуар катнашrкан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International