Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар-февраль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырды.
2020 елның гыйнвар-февраль айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
Мөслим һәм Саба муниципаль районнары рейтингта 5 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюенә, файдалануга тапшырылган торак йортларның мәйданы артуына бәйле.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча җитештерелгән продукция күләме 111,02 мең сум тәшкил итә, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (784,1 мең сум), Түбән Кама (302,2 мең сум) һәм Яңа Чишмә (238,3 мең сум) муниципаль районнарында.
2020 елның 1 нче мартына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,61% тәшкил итә. 33 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.
Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Актаныш (0,15%), Алексеевск һәм Лаеш (0,22%) муниципаль районнарында теркәлгән.
2020 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,148 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Җан башына туры килгән иң зур торак мәйданы – Питрәч (1,894 кв.метр), Лаеш (0,790 кв. метр) һәм Биектау (0,618 кв. метр) муниципаль районнарында.