ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Яр Чаллыдан хоккей кәшәкәләре җитештерүче «ЗаряД» компаниясе Мюнхенда узачак күргәзмәдә катнашырга планлаштыра. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешма – Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге әлеге чарада катнашуны оештыруда ярдәм күрсәтәчәк.

Бүген Татарстан территориясендә 7 моношәһәр урнашкан, аларда миллионнан артык кеше яши, бу республиканың икътисадый актив халкының дүрттән бер өлеше. Моношәһәрләрне үстерү фондыннан ярдәм программалары ярдәмендә аларны үстерү буенча яңа мөмкинлекләр барлыкка килгән.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьдә Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, пандемия чорында һәм ул китереп чыгарган кризис вакытында хезмәткәрләргә эш хакын түләүгә юнәлдерелгән ташламалы кредит бирү программасы тәмамланды. Республикада кризиска каршы әлеге ярдәмнән 6 ай эчендә 1159 эшкуар файдаланган, бу аларга 3,1 млрд. сумлык кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

Үзмәшгуль гражданнар икътисадта мөһим роль уйный башлый.  Быел республикада аларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 30% арткан һәм 88 070 кешегә җиткән.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Делегатларны клиника эше белән таныштырган җентекле презентациядән соң, хастаханә администрациясе кунакларны оешманың структур бүлекчәләре белән таныштырды.

Бүген Казанда Татарстан социаль эшкуарлары тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Төбәкнең коммерциясез оешмалары вәкилләре белән Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева очрашты. Очрашу Казан ИТ-паркында урнашкан «Точка кипения» киңлегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Татарстан Республикасы эшкуарлары, ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә, «Агропродмаш 2020» халыкара күргәзмәсендә – азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлауга, машиналарга һәм ингредиентларга багышланган 25 нче күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим итте.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының 2020 елның сигез ае эчендә социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады.

8 октябрь көнне, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Instagram сайтында кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшкуарлар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак. Бу хакта оешманың рәсми сайтында хәбәр ителә:  https://rosreestr.tatarstan.ru/index.htm/news/1839398.htm


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Иң күп яңа эш урыннары (5000 артык) «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан булдырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International