Татарстандагы үзмәшгульләрнең гомуми кереме якынча 11 млрд. сум тәшкил иткән

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Үзмәшгуль гражданнар икътисадта мөһим роль уйный башлый.  Быел республикада аларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 30% арткан һәм 88 070 кешегә җиткән.

Үзмәшгульләр саны арту белән, аларның тулай суммар кереме дә арта бара. Быелның тугыз аенда ул 3 тапкырга диярлек арткан, проектны гамәлгә ашыру барышында Татарстандагы үзмәшгульләрнең гомуми кереме 11 млрд. сум тирәсе булган. Моннан тыш, гражданнарның әлеге категориясе ышанычлы салым түләүчеләр дә булып тора. Республика Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, үзмәшгульләр тарафыннан түләнгән салымнар күләме алардан салым җыемнары сыйфатында алынган 333 млн сумның 98% артып киткән.

Шуның белән берлектә, эшкуарларның әлеге категориясе актив үсүгә бәйле рәвештә, аларны ташламалы финанс белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелә. Татарстанда әлеге мәсьәлә эшче төркем контролендә тора, ул салым түләүчеләрнең һөнәри кеременә ташламалы банк продуктларыннан файдалана алуын тәэмин итә. Төркем составына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар – Эшкуарлыкка ярдәм фонды, Гарантия фонды, шулай ук Федераль салым хезмәте һәм республиканың кайбер кредит оешмалары вәкилләре керә. 

Эш төркеме гамәлләре кредит оешмаларына үзмәшгульләр өчен махсус кредит продуктлар әзерләү эшен тизләтергә һәм әлеге кредит кораллары турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта МСП банк, РоссельхозБанк, Казан банкы кебек банклар кредитлар эшли һәм бирә башлаган инде. Хәзерге вакытта үзмәшгульләр тарафыннан 4 ташламалы кредит алынган.

Моннан тыш, ил хөкүмәте әлеге категория гражданнарына алга таба да ярдәм итәчәк. Әлеге юнәлештә РФ Финанс министрлыгы закон проектының Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан хуплануы әһәмиятле адым булды, әлеге документ нәтиҗәсендә 18 яше тулмаган, 2021 елның 1 гыйнварыннан соң үзмәшгуль сыйфатында беренче тапкыр теркәлгән яшь кешеләр 10000 сум күләмендә салым кичектерү мөмкинлеген алып кына калмыйча, 1 МРОТ – 12130 сум күләмендә өстәмә салым капиталын да ала алачак. Бу чара аларга эшчәнлекнең беренче этабында үз акчаларын җәлеп итмичә, һөнәри керемгә салым түләргә мөмкинлек бирәчәк.

Инде бүгеннән үк Татарстандагы үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәге һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы белгечләреннән мәгълүмати-консультацион ярдәм алырга мөмкин. Иминият кертемнәрен түләү, кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин. Моннан тыш, республикадагы үзмәшгульләр өчен бизнес алып бару буенча семинарлар үткәрелә, алар өчен республика биржа мәйданыннан файдалану мөмкинлеге ачыла. Үзмәшгульләр өчен әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

2020 елның 8 июнендә, шулай ук, федераль дәрәҗәдә үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә торган һәм, асылда, аларны эшкуарларга тиңләштерә торган закон кабул ителде. Ярдәм чаралары арасында – ташламалы финанс инструментларын киңәйтү, өйрәтү программаларын арттыру, маркетинг хезмәте күрсәтү.

Әлеге ярдәм чаралары агымдагы елның октябрь аенда федераль норматив-хокукый актларга тиешле үзгәрешләр керткәннән соң билгеле булачак. Закон нормаларын гамәлгә ашыру һәм ярдәм чараларыннан файдалана алу мөмкинлеген арттыру, гражданнарны легаль эшкуарлык мохитенә җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International