Республиканың 34 муниципаль берәмлегендә эшсезлек дәрәҗәсе буенча күрсәткеч уртача статистика күрсәткеченнән түбәнрәк

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы Татарстан муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының 2020 елның сигез ае эчендә социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясады.

ТР Икътисад министрлыгы версиясе буенча, 8 ай нәтиҗәләре буенча, Татарстан территорияләрен социаль-икътисади үстерү рейтингын Казан җитәкли. Икенче һәм өченче урыннарда – Әлмәт һәм Лаеш районнары.

Алексеевск һәм Лениногорск муниципаль районнары алдагы рейтингта берьюлы 5 позициягә күтәрелгән. Рейтингтагы районнарның уңай динамикасы, беренче чиратта, эшсезлек дәрәҗәсенең азаюына бәйле.

2020 елның 1 сентябренә Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,89% тәшкил итә. 34 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,51%), Әтнә (0,66%) һәм Кайбыч (1,07%) муниципаль районнарында, иң зурысы – Питрәч (8,7%), Биектау (5,2%) һәм Алабуга (5,04%) муниципаль районнарында теркәлгән.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 434,75 мең сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечне Әлмәт районы (2671,1 мең сум) күрсәтә, аннан соң Түбән Кама (1097,7 мең сум) һәм Алабуга (939,1 мең сум) муниципаль районнары килә.

Җан башына тапшырылган торак йортлар саны буенча Питрәч районы алда бара (3,803 кв.метр). Икенче урында – Лаеш районы (2,737 кв. метр), өченчедә – Тукай муниципаль районы (2,726 кв. метр). 2020 елның гыйнварыннан августына кадәр Татарстанда файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,475 кв. метр тәшкил иткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International