Социаль өлкәдә проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе бөтен Россиягә таратылырга мөмкин

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан социаль эшкуарлары тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Төбәкнең коммерциясез оешмалары вәкилләре белән Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева очрашты. Очрашу Казан ИТ-паркында урнашкан «Точка кипения» киңлегендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Очрашу кысаларында халык тарафыннан медицина ярдәме алуга, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерүнең техник чараларын алуга юнәлдерелгән иң яхшы практикалар тәкъдим ителде.

Аерым алганда, терапевтлар һәм халык өчен тар белгечлек табиблары тарафыннан дистанцион медицина консультацияләрен түләүсез күрсәтү проектлары, Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланучы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Гаилә кунакханәсе» проекты, Казан хосписында онкологик авыру кешеләрнең торуын оештыру проекты һәм җәмәгать сәламәтлеге өлкәсендә башка практикалар каралды.

Әлеге инициативалар Россия Федерациясе субъектларында илкүләм социаль инициатива механизмнарын сынау барышында аеруча кызыксыну уятырга мөмкин, дип билгеләп үтелде. Хәзер Агентлык социаль өлкәдә иң яхшы идарә итү тәҗрибәсен ачыклау буенча эш алып бара. Тормыштагы һәр хәл буенча Илкүләм социаль инициативаның бердәм методологиясе буенча эш оештырылачак, шул исәптән гражданнар белән фокус-төркемнәр уздыру, экспертлар белән тормыш хәлләрен һәм бизнес-процессларны анализлау, максатчан клиент юлларын һәм процессларын Формалаштыру һәм тасвирлау, федераль һәм төбәк дәрәҗәләрдә җайга салу чараларын эшләү, иң яхшы практикаларны гамәлгә кертү планлаштырыла.

Эшлекле визит кысаларында Светлана Чупшева БРКХ килеп, сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру белән танышты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Татарстан РФ Икътисадый үсеш министрлыгы рейтингында коммерциясез оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча лидер төбәкләр арасына керде. Рейтинг 2019 елда илнең барлык субъектларында СЮКО һәм социаль эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү механизмнарын гамәлгә ашыруны исәпкә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International