6500 артык татарстанлы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре предприятиеләрендә эшли

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Иң күп яңа эш урыннары (5000 артык) «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан булдырылган.

Бүген Татарстанда 5 алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе: «Яр Чаллы», «Түбән Кама», «Чистай», «Зеленодольск» һәм «Менделеевск» эшли. Аларда 81 резидент теркәлгән. Резидентлар тарафыннан инвестицияләрнең гомуми күләме 15,5 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 13,5 млрд. сум – капитал салу (өстәмә хак салымыннан башка).

Татарстанның 5 моношәһәрендә производстволарны эшләтеп җибәрү, аерым алганда, яңа эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән. Хәзер алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре предприятиеләрендә 6500дән артык татарстанлы эшкә урнаштырылган. Шуларның 5000нән артыгы «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшли. Чаллының 1100 кешесе – суыткычлар һәм кер юу машиналары чыгару заводларында, 1100 кеше – төзелеш арматурасы җитештерү компаниясендә, 800 кеше нефть-газ тармагы өчен торбалар әзерләү заводында хезмәт куя.

«Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру 560 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә – 510 тирәсе. «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларында – 390 эш урыны, «Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә 36 яңа эш урыны булдырылган.

Биш алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе эшчәнлеге 10 ел дәвамында 140 артык яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга, 17,9 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга һәм республика икътисадына 67,2 млрд.сум инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International