Росреестр идарәсе 8 октябрьдә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча эшкуарлар өчен туры эфир уздырачак

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

8 октябрь көнне, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Instagram сайтында кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшкуарлар өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир уздырачак. Бу хакта оешманың рәсми сайтында хәбәр ителә:  https://rosreestr.tatarstan.ru/index.htm/news/1839398.htm

Турыдан-туры эфир кысаларында Росреестрның Татарстан идарәсе эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары, документлар тапшыру ысуллары турында, коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милекне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һ.б. турында сөйләячәк.

Үз сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Росреестрның Татарстандагы идарәсенең @rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтына  Direct языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International