Татарстан Республикасы эшкуарлары, ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә, «Агропродмаш 2020» халыкара күргәзмәсендә – азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлауга, машиналарга һәм ингредиентларга багышланган 25 нче күргәзмәдә үз продукцияләрен тәкъдим итте.
«Агропродмаш» махсуслаштырылган күргәзмәсе ике дистә еллар дәвамында Россиянең азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре тарафыннан заманча технологияләр кертүгә ярдәм итеп, дөньяның иң яхшы казанышларын күрсәтә. Быел чара 5-9 октябрь көннәрендә башкаланың Экспоүзәгендә уза.
Татарстаннан өч компания продукциясе республиканың коллектив стендында тәкъдим ителгән, бу исә ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына керүче Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән мөмкин булды. Татарстан стендында «Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын тәкъдим итә, «ИНТЕГРАЛ ПЛЮС» ҖЧҖ ИТН-450 ПА төргәкләү аппаратын һәм «Кама азык-төлек җиһазлары заводы» ҖЧҖ суыткыч шкафларын һәм сәнәгать коптильняларын күрсәтте.
Дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәдә катнашу эшкуарлар өчен үзләре җитештергән продукция турында сөйләү һәм бөтен дөнья буенча клиентлар һәм партнерлар табу мөмкинлеген бирә. Исегезгә төшерик, Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендага бирә, стенд төзи, тәрҗемәче хезмәтләре өчен, үз чиратында, эшкуарга күргәзмә үрнәкләрен күчерү, яшәү һәм ташу буенча чыгымнарны түли.
2021 елга Экспортка ярдәм үзәгенең эш планын формалаштыру өчен Россия Федерациясе һәм чит ил дәүләтләре территориясендә халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу өчен республика эшкуарларыннан гаризалар кабул ителә башлаган.
Гаризаны tatexport@yandex.ru почтасына яисә +7(967) 0-116-116 (WhatsApp) номерына түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп җибәрергә кирәк:
- компаниянең исеме
- компаниянең ИНН
- элемтә өчен телефон һәм фамилия, исем, ата исеме
- нинди продукция һәм нинди күргәзмәдә чыгару планлаштырыла.