Стратегик инициативалар агентлыгы делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Делегатларны клиника эше белән таныштырган җентекле презентациядән соң, хастаханә администрациясе кунакларны оешманың структур бүлекчәләре белән таныштырды.
Шулай ук кунакларга «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе тәкъдим ителде, аның җитәкчесе һәм хезмәткәрләре кунаклар өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, визит барышында ылыслы агачлар утыртылды. Кунаклар клиникада оештырылган эш процессының югары дәрәҗәдә булуын билгеләде һәм уртак хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә алмашуга теләк белдерде.