Моношәһәрләрдәге бизнеска эшне онлайнга ничек күчерү турында сөйләячәкләр

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

5 ноябрь көнне, 15:00 сәгатьтә моношәһәрләрдән килгән эшкуарлар өчен махсус туры эфир узачак, аның кысаларында Моношәһәрләрне үстерү фонды, МСП Банк, OZON мультитовар маркетплейсы һәм бизнес өчен Развивай.РФ маркетплейсы вәкилләре пандемия вакытында эшне онлайнга күчерү турында сөйләячәк. Эфирны ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева Instagram (irina__makieva) шәхси битендә үткәрәчәк. 

Турыдан-туры эфир спикерлары моношәһәрләрдән килгән бизнес өчен коронавирус йогышы пандемиясе вакытында инвестиция проектларын үстерү мөмкинлекләре, сәүдә онлайн-мәйданчыклары белән эшләү турында сөйләячәк, шулай ук эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк. 

«Без экспертларны бер мәйданчыкта, алар бу катлаулы вакытта бизнесны ничек саклап калу һәм аны үстерүне дәвам иттерү турында сөйләячәк. Эшкуарлар өчен хәзер һәр ресурс мөһим, безнең бурыч – аларга нинди ярдәм чаралары булуы турында тулы мәгълүмат бирү. Сораулар күп, алар өстендә бергәләп эшләячәкбез», - диде Ирина Макиева.

Фикер алышуда МСП Банк идарәсе рәисе урынбасары Роман Капинос катнашачак. Ул дистанцион кредит, моношәһәрләр өчен ташламалы кредит программасы һәм үзмәшгульләрне стимуллаштыру турында сөйләячәк. OZON маркетплейсыннан дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек директоры Дмитрий Русаков чыгыш ясаячак. Ул онлайн-мәйданчык белән эшләү механизмнары белән уртаклашачак. Шулай ук туры эфирга Развивай.РФ платформасының маркетинг директоры Филипп Розанов та кушылачак, ул маркетплейс белән эшләү һәм Развивай.РФ, ВЭБ.РФ, Mail.Ru Group белән VK Business  һәм Ерак Көнчыгышны үстерү фонды белән Ерак Көнчыгыш һәм Арктикага онлайн акча эшләргә өйрәтә торган уртак проект турында сөйләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International