Финанс грамоталылыгы өлкәсендә шәхси һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итүгә гаризалар кабул ителә.
Сайлап алуда географик, яшь, гендер, социаль, һөнәри һәм белем үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле максатчан аудиторияләр өчен финанс белеме проектларын эшләгән һәм тормышка ашыра (яки тормышка ашырырга планлаштыра) торган юридик һәм физик затлар катнаша ала.
Финанс агарту проекты сыйфатында уку әсбабы, мобиль кушымта, онлайн-уен, уку курслары/белем бирү программасы, эшлекле уен, белем бирү видеофильмы/мультфильмы һәм башкалар тәкъдим ителергә мөмкин.
Гаризалар https://fincubator.ru/projects/ сайтында кабул ителә.
Проектларны бәяләгәндә проектның актуальлеге, сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге, проектны гамәлгә ашыру методикасы, аны тарату һәм җәелдерү мөмкинлеге, проектны гамәлгә ашырганда инновацияле һәм креатив алымнар кулланылуы исәпкә алыначак.
Иң яхшы проектларның авторлары Финанс грамоталылыгын үстерү ассоциациясеннән ярдәм алачак. Ярдәм төрле форматта күрсәтелергә мөмкин:
- проект турында мәгълүмат таратуны күз алдында тоткан мәгълүмат;
- проектны гамәлгә ашыру эшчәнлеген координацияләүдә һәм Ассоциациядән килгән рәсми хатлар һәм мөрәҗәгатьләр ярдәмендә административ каршылыкларны җиңүдә ярдәм итүне күздә тоткан административ;
- проектны эшләп бетерүдә һәм/яки проект чараларында экспертларның катнашуын күздә тоткан эксперт ярдәме;
- проект бюджетының кимендә 51%ы автор тарафыннан тәэмин ителгән шартта проектны финанслауда катнашу рәвешендә (2 млн.сумга кадәр) финанс ярдәме.
Сайлап алу шартлары турында тулырак мәгълүматны https://fincubator.ru/projects/ сайтында табарга мөмкин.