Татарстан моношәһәрләре шәһәр икътисадын үстерү буенча ВЭБ.РФ белән эшли башлаячак

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиянең исәбе буенча иң зур 18 моношәһәре шәһәр икътисадын үстерү буенча ВЭБ.РФ программасына керәчәк. Экспертлар белән бергә алар финанслау өчен перспективалы, һәркайсы шәһәрлеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк проектларны эзләү белән шөгыльләнәчәк.

Шәһәрләр исемлегенә Татарстан Республикасының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре дә эләккән.

ВЭБ.РФ командасы белән бергә Татарстанның иң эре монотерриторияләре 14 юнәлеш буенча шәһәр икътисадын яхшырту өстендә эшләячәк. Алар арасында: ТКХ, экология, мәгариф, туризм һәм рекреация, шәһәр мохите, ИТ-инфраструктура, транспорт, КУЭ үсеше.  

Игорь Шувалов, ВЭБ.РФ рәисе: «Хәзерге шәһәр икътисадын үстерү – барча ВЭБ.РФ төркеменең өстенлекләреннән берсе. Безнең өчен бу эштә инвестицияле максатлар гына түгел, ә проектларыбызның кешеләрнең, конкрет гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен китерә торган файдасы да мөһим. Без халык, федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнары, бизнес-партнерлар белән бергә Россия моношәһәрләрендә үз-үзеңне күрсәтү һәм уңайлы тормыш өчен яңа мөмкинлекләр булдырыр дип ышанабыз».

«Без бергәләшеп зур юл үттек: Сколково шәһәрендә белем алдык, моношәһәрләрне комплекслы үстерү программасын, берничә уртак проектны уңышлы гына гамәлгә ашырдык. Без моношәһәрләрдә зур потенциал күрәбез, аларның алга бару теләге зур. Бу омтылышка ярдәм итәргә кирәк, шуңа күрә без аларны шәһәр икътисадын үстерү буенча зур ВЭБ.РФ программасына чакырдык. Хәзер эре моношәһәрләр үз территорияләре өчен үсеш институтлары – ВЭБ.РФ һәм МОНОГОРОДА.РФ фондыннан икеләтә ярдәм ала алачак», – диде ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева.

Чара кысаларында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, моношәһәр командасы ВЭБ.РФ белән берлектә ТКХ, транспорт һәм сәламәтлек саклау буенча проектлар эшләргә планлаштыра:

 «Тәкъдим ителгән барлык программалар, һичшиксез, безгә кызыклы. Без инде экологиягә ярдәм итүгә юнәлтелгән федераль проектларның берсендә катнашабыз һәм аның ярдәмендә явым-төшем канализацияләре төзибез. Әмма бу гына җитми, тагын төзергә кирәк. Безнең өчен икенче мөһим юнәлеш – җәмәгать транспорты эшчәнлеге. Зур сыйдырышлы автобуслар проблемасын хәл итәргә кирәк. Шулай ук шәһәрнең мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләренә дә ихтыяҗы зур. ВЭБ.РФ белән берлектә без шәһәр икътисадының бу өлкәләрен яхшыртырга ниятлибез», – диде ул.

Якын арада ВЭБ.РФ төркеме белгечләре һәр моношәһәр белән перспективалы проектлар эзләү буенча берничә очрашу уздырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International