МСП Банк, КУЭ корпорациясенең бүлендек банкы үзмәшгуль эшкуарлар өчен залогсыз кредитның максималь күләмен 1 млн сумга кадәр арттыра. Кредит буенча ставка расланган һәм 3 елга кадәр срок белән 7,75% тәшкил итә. Кредитның максималь күләмен арттыру үзмәшгуль эшкуарларга сатып алына торган җиһазлар спектрын киңәйтергә һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
МСП Банк Россиядә үзмәшгуль гражданнарга эшкуарлык эшчәнлеген оештыруның аерым төре буларак карый башлаган беренче банкка әверелде һәм алар өчен махсус кредит продуктын эшләгән. Кредитның максаты теләсә нинди булырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элек банк КУЭ субъектлары белән генә эшләгән.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының үзмәшгуль эшкуарлары өчен МСП Банк гариза үткәрүнең гадиләштерелгән процедурасын һәм махсус бәяләү моделен күздә тоткан, нәтиҗәдә мөрәҗәгатьләрне тиз арада карау һәм документлар исемлеген кыскарту тәэмин ителә. Шулай итеп, МСП Банктан кредит алу өчен онлайн-форматта АИС НГС (smbfin.ru) банкының дистанцион кредит бирү системасы аша заявка һәм анкета тутырырга, шулай ук «Мой налог» сервисыннан белешмәләр теркәргә кирәк. Кредитны рәсмиләштерү өчен счет теләсә кайсы банкта ачылырга мөмкин.
Банк тарафыннан финансланган эшкуарлар арасында төрле тармак вәкилләре бар. Әйтик, төзүчеләр кирәкле җиһазлар сатып алу өчен кредитлар ала, транспорт белән әйбер ташучылар – яңа автомобильләр сатып алу өчен, чәчтарашлар – бинаны арендалау һәм чыгым материаллары сатып алу өчен.
«Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча Россия Банкы» акционерлык җәмгыяте («МСП Банк» АҖ) 1999 елда гамәлгә куелган, МСП Банк акцияләренең 100%ы «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» («КУЭ» корпорациясе» АҖ) акционерлык җәмгыятенә карый. Банк кече һәм урта бизнеска турыдан-туры да, агентлык схемасы буенча да кредит бирүне тәэмин итә, Россия эшкуарларына дәүләт ярдәме программаларыннан файдалану мөмкинлеген бирә. Тулырак мәгълүмат: www.mspbank.ru