Икътисад министрлыгында узган традицион киңәшмәдә бизнеска һәм икътисадка ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды.

Чарада министр урынбасары Олег Пелевин хәбәр иткәнчә, кече бизнесны планлы тикшерүгә мораторий 2021 елга кадәр озайтылачак, бу хәл компанияләргә булган административ һәм салым йөкләнешен киметәчәк. Моннан тыш, зыян күрүче тармакларның элеккеге халәтенә кайту буенча объектив мөмкинлеге булмаган кече һәм урта компанияләре өчен салым һәм иминият кертемнәре буенча түләүләрне 3 айга кичектереп түләү мөмкинлеге озайтыла, болар, барыннан элек, җәмәгать туклануы өлкәсе һәм башка хезмәтләр.

 Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 октябрендәге 1748 номерлы авыл җирлегендә торак сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека программасы шартларында үзгәрешләр турындагы карарына кул куелуы хакында да билгеләп үтелде. «Авыл ипотекасы» программасы 2020 елдан эшли башлады. Аның ярдәмендә гражданнар җир участогы сатып алуга һәм анда торак, яңа фатир төзүгә, әзер шәхси йорт сатып алуга, шулай ук инде булган участокта торак төзүгә елына 0,1 проценттан башлап 3 процентка кадәр ташламалы ставка белән кредит рәсмиләштерә ала. Беренчел кертем – 10%. Максималь срок – 25 ел. Ипотека авыл җирендә һәм 30 меңнән артмаган халкы булган шәһәрләрдәге җиргә яки торакка кагыла.

Алга таба ил икътисадын тотрыклы икътисади үсеш траекториясенә чыгару турындагы мәсьәләләр каралды, ул ике этапны күздә тота.

Беренче этап – 2020 елның IV кварталы һәм 2021 ел. Биредә халыкның һәм тулаем икътисадның реаль керемнәренең тотрыклы үсешенә күчәргә, зыян күргән секторларны, кече һәм урта бизнесны да кертеп, торгызырга, эшсезлек дәрәҗәсен нормальләштерергә –  хезмәткәрләр исәбенең 5% кимрәк дәрәҗәсенә ирешү мөһим.

Илне икътисадый үсеш траекториясенә чыгаруның икенче этабы 2022-2024 еллар чорын үз эченә ала. Икенче этап кысаларында Россияне үстерүнең илкүләм максатларына ирешү буенча Бердәм план проекты эшләнгән. План якындагы 10 елга стратегик өстенлекләрне, Россия Президентының «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары турында»гы указында билгеләнгән максатларга ирешү буенча конкрет адымнар һәм механизмнарны билгели. Алар арасында дәүләт программаларының төп чаралары һәм аларга керә торган төбәк проектлары бар.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы вәкилләренең, шулай ук Актаныш, Әлки, Зәй һәм Кукмара районнары вәкилләренең чыгышлары тыңланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International