Илкүләм проект кысаларында Татарстан эшкуарларына 1,4 млрд. сумлык лизинг ярдәме күрсәтелгән

2020 елның 30 октябре, җомга

2017 елда эш башланганнан бирле Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе алыш-бирешләренә гомуми бәя 2,4 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә теркәлгән эшкуарлык субъектлары өлешенә төзелгән лизинг контрактларының гомуми саныннан 59%ы яки 1,4 млрд.сум туры килә.

Агымдагы елда Төбәк лизинг компаниясе Татарстан проектларына 272,7 млн. сумлык ярдәм күрсәткән. Финанслау «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.

Татарстан эшкуарларыннан тыш, ТЛК илнең башка субъектларыннан булган проектларга да ярдәм итә – агымдагы елда 242,5 млн сумлык 28 проект финансланган.

Исегезгә төшерәбез, ТЛК ташламалы ставкалар буенча лизингны финанслау мөмкинлеген бирә, бу коммерция лизинг компанияләре ставкаларыннан шактый түбән. Әйтик, чит илдә җитештерелгән җиһазларга ставка елына 8% тәшкил итә, илебездә җитештерелгән җиһазларга – 6%, уртача базар ставкалары – 10%. Шул ук вакытта аванс түләве җиһаз бәясенең 10%ын тәшкил итә, лизинг килешүе 84 айга кадәр төзелергә мөмкин.

Ташламалы лизинг программалары эшкуарлык субъектлары, эшчәнлек төренә, лизинг килешүендә катнашу күләменә, географик урнашу һәм башка индивидуаль факторларга карап, үзләре өчен иң кулай шартларны сайлап ала алырлык итеп эшләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International