1 ноябрьдә халыкны эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән 2% ташламалы кредит бирү программасы тәмамланды. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле эшчәнлеге икътисадның пандемиядән зыян күрүче тармакларына караган Татарстан эшкуарлары арасында аңа ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Программа буенча республика банклары тарафыннан 13,6 млрд. сумлык 6 497 кредит бирелгән.
Исегезгә төшерик, ташламалы кредит быелның май аенда пандемия аркасында килеп чыккан чикләү чараларына җавап чарасы буларак гамәлгә кертелде һәм зыян күргән тармаклардагы компанияләр һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга (СЮ КО реестрына кертелгән) юнәлдерелгән иде.
Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны да түли ала иде.
Билгеләп узарга кирәк, ташламалы кредитның төп шарты мәшгульлекне саклап калудан гыйбарәт иде. Шартны үтәгән очракта кулланучылар өчен кредитның ахыргы ставкасы 2% тәшкил итте, калганын дәүләт субсидияләде. Шулай ук, программа шартлары буенча, кредит буенча процентларны ай саен түләүне таләп ителмәде, алар капиталлаштырылып, төп бурычка өстәлеп барды һзм кредит килешүенең вакыты тәмамлангач, кредит «тышчасы» белән берлектә түләнәчәк. Ташламалы кредитны түләү срогы 2021 елның 30 июненә кадәр.
Шул ук вакытта, 2020 елның 1 июне белән чагыштырганда хезмәткәрләренең 90% ким булмаган өлешен саклап калган предприятиеләргә кредит процентлары белән бергә гамәлдән чыгарыла – бөтен сумманы дәүләт түләячәк. Әгәр штатта хезмәткәрләрнең 80% кимрәк өлеше калган булса, заемчы ссуданың яртысын һәм аның буенча процентларын кире кайтарырга тиеш булачак. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның сентябренә бурычка алучы предприятиеләрнең 95%ы штаттагы хезмәткәрләр санын саклап калу таләпләрен үти.