2020 елның 11-12 ноябрендә онлайн форматта «РИТМ» социаль-эшкуарлык чишелешләре форумы узачак, аның төп темасы – пандемия чорында социаль эшкуарлар тарыган яңа чакырулар һәм яңа мөмкинлекләр.
Форум кризиска каршы идарә һәм үзгәрешләр белән идарә итү буенча иң яхшы белгечләрне җыячак һәм социаль эшкуарларга кризиска каршы идарә итүнең эш инструментларын һәм методларын туплаячак, шулай ук пандемия чорында барлыкка килгән проблемаларны хәл итү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Ике көн дәвамында форумда катнашучылар үз коллегаларыннан – социаль эшкуарлардан кризисны җиңүнең уңышлы ысуллары турында гына белеп калмыйча, кризиска каршы фикерләү алымнарына да ия булачак һәм үз бизнесларын әйләнешне киметмичә, үсешкә өстәмә стимул алырлык итеп тә үзгәртеп корырга өйрәнәчәк. Форумның гамәли юнәлеше һәм төркемнәрдә эшләү һәр катнашучыга үзенең конкрет проекты кысаларында куллану өчен чишелешләр әзерләү һәм үзгәрешләрнең индивидуаль картасын алу мөмкинлеген бирәчәк.
Чара Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, Түбән Новгород өлкәсе Сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгы ярдәме белән, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узачак.
Проектның төп оештыручысы – «Түбән Новгород өлкәсенең социаль өлкә инновацияләре үзәге» АКО («ЦИСС НО»).