Татарстан моношәһәрләре эшкуарларына ташламалы шартларда 30 франшиза бирелә

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

МОНОГОРОДА.РФ фонды, Россия франчайзинг ассоциациясе белән берлектә, моношәһәрләрдә бизнес булдыру һәм алып бару өчен ташламалы шартларда франшизалар исемлеген тәкъдим итә. Бүгенге көндә Татарстан эшкуарлары өчен барлыгы 30 шундый франшиза бар. 

Аерым алганда, компанияләр арасында «Баскин Роббинс» кафе-туңдырма челтәре, «Сабвей» рестораннары, «Sweet baby swim» гаилә белән суда йөзү үзәкләре, «GET English» халыкара инглиз теле мәктәпләре челтәре һәм башкалар бар. 

Моношәһәрләрдән килгән эшкуарлар өчен ташламалы франшизалар буенча аерым шартлар паушал кертемен, роялтины киметү, шулай ук проектны мини-форматта гамәлгә ашыру мөмкинлеге булып тора. 

Билгеләп үтик, франшизаны сатып алучы эшкуарга популяр бренд кына түгел, бизнесны үстерүнең җентекле схемасы да бирелә. 

Моношәһәрләрдәге бизнес өчен ташламалы франшизалар исемлеге «Место притяжения» проекты кысаларында Фонд һәм Франчайзинг ассоциациясе тарафыннан тәкъдим ителде. Проект моношәһәрләрдә КУЭ субъектларының максималь концентрациясе булган шәһәр халкы һәм кунаклары өчен вакыйгалы үзәкләр булдыруны күздә тота. Проектның төп максаты – бизнес: кафе, рестораннар, һөнәрчелек остаханәләре, сувенир кибетләре ярдәмендә җәмәгать киңлекләрен «җанландыру». 

«Место притяжения» проектына бизнесны җәлеп итү өчен Моношәһәрләрне үстерү фонды шулай ук банк гарантиясе һәм/яки ВЭБ.РФ яки КУЭ корпорациясе гарантиясе белән тәэмин итү өчен елына 0% лы 5-250 млн сумлык ташламалы кредитлар бирергә әзер. КУЭ корпорациясе гарантиясенең бәясе – елына 0,75%.

Әлеге юнәлеш буенча консультация алу өчен Моношәһәрләрне үстерү фонды хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

- Петрова Людмила Валериевна (тел.: +7 (495) 734-79-19 (эчке. 291), электрон почта: l.petrova@monogorodarf.ru)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International