14 һәм 15 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданчыгында (РАНХиГС) «Пандемиядән соң Россия һәм дөнья» XII Гайдар форумы узачак. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашачак.
Кичә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча быел беренче эшче төркем утырышы узды.
2021 елның беренче кварталында Россиядә зарури таләпләр реестрын оештыруга бәйле сынау эше башланачак. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Решетников хәбәр иткән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2021 елга юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү планын раслады. Ул сайтта «Дәүләт контроле» бүлегендә урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» дип аталган ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.
Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең быелгы елда соңгы утырышы узды.
«Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы буенча 2016 елдан башлап 5000 автомобиль метанга күчерелгән. Шуларның 2000 якыны – физик затларның транспорт чаралары.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы үзенең рәсми сайтында конкуренция үсешенә ярдәм итү дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингы нәтиҗәләрен бастырып чыгарган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген 2020/2021 еллардагы чемпионат циклындагы «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) төбәк чемпионатында катнашучылар белән очрашты, шулай ук «Эшкуарлык (юниорлар)» компетенциясендә 2020 елдагы «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) VIII Илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКОның иҗтимагый вәкилләре белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.