Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2021 елга юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны тикшерү планын раслады. Ул сайтта «Дәүләт контроле» бүлегендә урнаштырылган.
Планга кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеген алып баручы юридик затларны тикшерү буенча Министрлык тарафыннан законнарда билгеләнгән нигезләрдә уздырыла торган тикшерүләр кертелгән.
2021 елда контроль чаралар 17 оешмага карата уздырылачак. Тикшерүләр үткәрүнең төп максаты – лицензия таләпләрен үтәү.
2020 елда 10 тикшерү үткәрелде, шуларның 7се – план буенча, 3се – планнан тыш тикшерүләр үткәрү нәтиҗәләре буенча бирелгән күрсәтмәләрне үтәүгә кагылышлы планнан тыш тикшерүләр. Тикшерү чараларының нәтиҗәсе булып лицензиатлар тарафыннан лицензия таләпләрен бозу очракларын бетерү тора.
2020 елда кеше тормышына һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү куркынычы барлыкка килүгә китергән тупас хокук бозу очраклары теркәлмәде.
2020 елның апрель-декабрь айларына планлаштырылган кайбер оешмаларны тикшерүләргә карата Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В.Мишустинның 18.03.2020 № ММ-П36-1945 боерыгы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары һәм муниципаль контроль органнары тарафыннан юридик затларны һәм шәхси эшкуарларны планлы тикшерү буенча еллык планнарны әзерләү кагыйдәләренең 7 пунктына үзгәреш кертү турында» 2020 елның 3 апрелендәге 438 номерлы карары нигезендә чикләүләр кертелгән иде.