Бүген Сәүдә-сәнәгать палатасында «Көчле Татарстан. Үсеш нокталары. Бизнес урыны» дигән эшлекле иртәнге аш булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
«Түбән Кама», «Зеленодольск», «Менделеевск» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссияләрнең быелгы ялгы соңгы утырышында 15 инвестиция проекты хупланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта булды, анда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча төзелеш эшләре тәмамланып килә.
Эшкуарлык компетенцияләре буенча «Үз бизнесыңны төзе» Бөтенроссия турниры дәвам итә. Ул «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Президент Рөстәм Миңнеханов бүген «Салым салуның патент системасы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турындагы законга кул куйды. Документ республика башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» дип аталган ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.
Татарстан мәктәп бизнес-компанияләренең традицион Яңа ел хәйрия ярминкәсе быел 24 декабрьдә КидСпейс балалар шәһәре мәйданчыгында узды. Ярминкәгә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 9 компания җыелган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унсигезенче утырышы кысаларында Министрлар Кабинеты тарафыннан «Республика территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде һәм карап тикшерүгә кертелде.
Татарстан Республикасында Куйбышев тимер юлы көненә багышланган онлайн-форум кысаларында «түгәрәк өстәл» форматында узган киңәшмәдә инновация эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Инновацияле проектларга ярдәм итү буенча Татарстан эше турында Инвестиция һәм инновация үсеше идарәсе башлыгы Динар Шакиров сөйләде.
2020 елда Татарстан эшкуарлары ТР Икътисад министрлыгы линиясе буенча 3 млрд. сумнан артык финанс ярдәме алган. Дәүләт программаларын, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелгән.