Иртәгә Гайдар форумы башлана

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

14 һәм 15 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе мәйданчыгында (РАНХиГС) «Пандемиядән соң Россия һәм дөнья» XII Гайдар форумы узачак. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашачак.

Ел саен уздырыла торган «Гайдар форумы» халыкара фәнни-гамәли конференциясе – Бөтен дөньядан абруйлы экспертлар катнашында уза торган Россиядә әһәмиятле сәяси-икътисадый вакыйга. Форум 2010 елдан бирле үткәрелә. Форум дискуссияләре, гадәттәгечә, хәзерге заманның иң кискен проблемаларына кагыла. Россиянең дөньяда стратегик ролен һәм торышын аңлауга бәйле темаларга аерым игътибар бирелә.

Эпидемиологик чикләүләр аркасында 2021 елда форум берләштерелгән форматта узачак: экспертлар һәм спикерлар РАНХиГС мәйданчыгында панель дискуссияләрдә катнашачак, ә катнашучылар фикер алышуларның барышын онлайн күзәтәчәк.

Яңа Гайдар форумы элек узганнары белән чагыштырганда иң үтемлесе булачак: трансляцияне карау өчен алдан теркәлү кирәк булмый — ул чикләүләрсез рус һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Турыдан-туры трансляцияне сайтта бушлай һәм теләге булган һәркем карый алачак.

Икътисадый сәясәт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өчен чакырулар, хезмәт базары һәм тышкы икътисадый эшчәнлек проблемалары, дәүләт идарәсе һәм цифрлаштыру, экология, эшкуарлык һәм төбәк үсеше мәсьәләләре, яңа үсеш нокталары һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышу планлаштырыла.

Форум программасында – социаль-икътисадый һәм сәяси үсешнең төп тенденцияләре, Россия бизнес-тирәлегенең торышы һәм инвестиция климатының торышы, Россиянең алга таба икътисадый үсеш перспективалары һәм дөнья икътисадына интеграциясе турында барлык мәгълүмат.

Ике көн эчендә, онлайн-формат нәтиҗәсендә,  гадәти форум белән чагыштырганда күбрәк – 130дан артык чара үткәрү планлаштырыла. Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең үзәк кампусы мәйданчыгында бөтен дөньядан 350дән артык эксперт һәм спикер дискуссияләрдә катнашачак, анда 9 телестудия җиһазланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International