Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең 2020 елдагы утырышларына йомгак ясады

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең быелгы елда соңгы утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узды.

Министр кыскача 2020 елдагы эш нәтиҗәләренә тукталды.

Исегезгә төшерәбез, эшче төркем 2020 елның 23 мартында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле вәзгыять начарланган шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү максатларында оештырылды.

Бу ел эчендә эшче төркемнең 80 утырышы үткәрелде. Аның эшчәнлегенең аерым нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Президенты каршындагы шимбә киңәшмәләре кысаларында яңгыратылды.

Эшче төркем кысаларында предприятиеләрнең яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле проблемалары һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр тикшерелде. Нәтиҗәдә республика предприятиеләре һәм оешмаларына ярдәм итүнең яңа республика чаралары эшләнде, предприятиеләргә федераль һәм республика ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү эше оештырылды.

Муниципалитетларның эшче төркем утырышларында чыгышлары кысаларында төп социаль әһәмиятле товарларга булган бәяләргә мониторинг һәм хезмәт базарындагы вәзгыятькә мониторинг ясала.

2020 елда, эшкуарларның 2021 елдан ЕНВД режимыннан салым салуның башка режимнарына күчүе ихтыяҗына бәйле рәвештә, эшче төркемнең өстенлекле мәсьәләләреннән берсе – 2020 ел ахырына кадәр салым салуның альтернатив режимын сайлау кирәклеге турында ЕНВД түләүчеләргә хәбәр итү. Моның өчен эшче төркем кысаларында муниципалитетларда түләүчеләргә мәгълүмат бирү һәм аларны башка салым режимнарына күчерү эшенә мониторинг оештырылды.

2020 елда төркем эшчәнлегенә йомгак ясап, Мидхәт Шаһиәхмәтов барысына да эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Министр билгеләп үткәнчә, шуның белән бергә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Беренче чиратта, фаразланган күрсәткечләр үтәлешен тәэмин итү өлешендә, алар нигезендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты формалаштырыла бит. Мидхәт Шаһиәхмәтов эшче төркем әгъзаларын, республика муниципалитетларын төркем эшчәнлегендә актив катнашырга, утырышларда карау өчен темалар тәкъдим итәргә, булган очракта, бергәләшеп үз вакытында хәл итү өчен проблемаларны күтәреп чыгарга чакырды. 

Бүгенге киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы (төзелеш материаллары базарындагы бәяләргә бәйле вәзгыять турында) һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (өй кенәгәсеннән өземтәләр һәм гаилә составы турында белешмәләрдән башка хезмәт күрсәтү турында) вәкилләре тыңланылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International