Метанда эшли торган 5000 автомобиль. ТР Икътисад министрлыгы газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программасын тәмамлады

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы буенча 2016 елдан башлап 5000 автомобиль метанга күчерелгән. Шуларның 2000 якыны – физик затларның транспорт чаралары.

Субсидияләү программасы буенча автомобильләрнең күбесе 2019 һәм 2020 елларда газ-мотор ягулыгына күчерелгән. Агымдагы елда 1248 транспорт чарасы субсидияләнгән.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ белән берлектә юридик һәм физик затларның транспорт чараларын метанга күчерү нәтиҗәсендә алынган керемне кире кайтару өчен аккредитацияләнгән пунктларга субсидияләр бирде. 

Программа концепциясе транспортның мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануга актив экономияле күчүен күздә тота. Барлык төр транспортның табигый газ куллануга этаплап күчүе пассажирлар йөртүнең үзкыйммәтен киметергә, илдәге транспорт системасының нәтиҗәлелеген арттырырга, транспортның әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру 2021 елда да дәвам итәчәк, оператор булып Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International