Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы үзенең рәсми сайтында конкуренция үсешенә ярдәм итү дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингы нәтиҗәләрен бастырып чыгарган.
Татарстан конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча субъектлар рейтингында икенче урында тора. Беренче урында – Омск өлкәсе, өченчедә – Новосибирск өлкәсе.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 апрелендәге 799 номерлы боерыгы нигезендә ТР Икътисад министрлыгы республикада конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча вәкаләтле башкарма хакимият органы булып тора.
Бәяләү ике күрсәткеч нигезендә формалаштырылган – Татарстанда 2014 елдан кертелә торган РФ субъектларында конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә ашыру һәм 2019-2022 елларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан расланган Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча чаралар планында («Юл картасы») билгеләнгән нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү.
Татарстан бу рейтингта алдынгы урыннарны били. Ел дәвамында Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе белән берлектә республика дәүләт хакимияте башкарма органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып барыла. Конкуренцияне үстерү, гражданнарның тормышын яхшырту һәм төбәкнең инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру буенча эш 2021 елда да дәвам итәчәк.