Икътисад министрлыгында «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) төбәк чемпионатында катнашучылар белән очрашу узды

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов  бүген 2020/2021 еллардагы чемпионат циклындагы «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) төбәк чемпионатында катнашучылар белән очрашты, шулай ук «Эшкуарлык (юниорлар)» компетенциясендә 2020 елдагы «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) VIII Илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Министр билгеләп үткәнчә, Worldskills чемпионаты елдан-ел үз әһәмиятен раслый, катнашучылар саны да, компетенцияләр саны да ел саен арта бара.

2020/2021 чемпионат циклында Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык», «Эшкуарлык (юниорлар)», «Иминият агенты», «Интернет-маркетинг», «Финанслар», «Реклама», «Тормыш циклы белән идарә итү/программа белән идарә итү» юнәлешләре буенча компетенцияләр кураторы булып тора. Бу компетенцияләр һөнәри һәм шәхси күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән: команда белән идарә итү, ораторлык сәнгате, финанс-икътисадый белемнәрне күтәрү, коммуникацион һәм презентация күнекмәләрен үстерү, хәвеф-хәтәрләрне анализлый белү, бизнес-процессларны эшләү һәм эшкуарлык нигезләре.

«Worldskills дөнья стандартлары һәм яңа югары технологияле производстволарның ихтыяҗлары нигезендә кадрлар әзерләү инструменты булып тора. Worldskills – ярышлар гына түгел, ул үз-үзеңне күрсәтү һәм эре оешмалардан ярдәм алу мөмкинлеге дә», – дип ассызыклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

«Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры Ольга Силантьева билгеләп үткәнчә, республика командасы «Эшкуарлык» һәм «Эшкуарлык.Юниорлар» компетенцияләре буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Республика горурлана торган иң югары нәтиҗә – EuroSkills Budapest 2018 чарасында яуланган җиңү.

Worldskills конкурсында җиңүчеләр һәм анда катнашучылар, практика күрсәткәнчә, үзләрен икътисад һәм бизнес өлкәсендә таба.

Бүген икътисад министры белән очрашуда булган кешеләр шулай ук югары планкаларга ирешергә планлаштыра. Катнашучылар үз бизнес-проектларын тәкъдир итте, аларның күбесе электрон сәүдә өлкәсенә кагыла. Мидхәт Шаһиәхмәтов яшь профессионалларның идеяләрен югары бәяләде һәм бу перспектив юнәлеш дип билгеләп үтте, һәм балаларга ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын теләде.

Якын арада балаларның тренировка көннәре башлана. Чемпионат тәҗрибәсен алу максатында 2021 елның 1 февраленнән 12 февраленә кадәр Липецк шәһәренең «Яшь профессионаллар» ачык төбәк чемпионатында җиңүче командаларның катнашуы планлаштырыла.

Март аенда «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) IX Илкүләм чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу чемпионаты узачак. Иң яхшылар 2021 елның июлендә узачак финалга узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International