Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, теләкне тормышка ашырырга булышты

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Теләкләр чыршысы» дип аталган ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

Мидхәт Шаһиәхмәтов сигез яшьлек Йосыф Сәйфуллаевның бизнес турындагы хыяллын чынга ашырды.

Баланың теләге кабул булды. Оештыру идарәсе җитәкчесе Мария Суховая малайга истәлекле бүләк һәм татлы ризыклар тапшырды. 

«Теләкләр чыршысы» – ул Яңа ел бәйрәмнәре вакытында уза торган «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектының махсус акциясе.

Ирекле акция Татарстанда Яңа елга кадәр барачак. Анда шулай ук проекты сайты – елкажеланий.рф аша онлайн рәвештә дә катнашырга һәм кемне дә булсы бәхетле итәргә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International