Кичә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча быел беренче эшче төркем утырышы узды.
Чара видеоконференция режимында министр урынбасары Олег Пелевин рәислегендә узды.
Көн тәртибенә күчкәнче законнардагы соңгы үзгәрешләр билгеләп үтелде. Алар арасында:
- 2020 елның 30 декабрендәге 500-ФЗ номерлы Федераль закон, аның нигезендә беренче чиратта кирәкле социаль әһәмиятле азык-төлек товарларының аерым төрләренә ваклап сату бәяләрен тотрыкландыру максатларында Россия Федерациясе субъекты яисә субъектлары территориясендә Россия Федерациясе Хөкүмәте мондый товарларга 90 календарь көннән дә артмаган ваклап сату бәяләрен билгеләү хокукына ия,
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2397 номерлы карары, аның нигезендә 2021 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр соя ногытларына 30 процент күләмендә экспорт пошлинасы кертелә, әмма ул бер тоннасы өчен 165 евродан да ким була алмый,
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кече һәм урта бизнес өчен, шулай ук үзмәшгуль гражданнар өчен ташламалы кредитлар буенча ставканы киметү турында 2020 елның 31 декабрендәге 2425 номерлы карары; кредитлар өстенлекле өлкәләрдә, шул исәптән-авыл хуҗалыгында, ваклап һәм күпләп сату, эчке туризм, ресторан бизнесы, фән һәм техника, сәламәтлек саклау, мәгариф, эшкәртү сәнәгате, көнкүреш хезмәтләре өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә,
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2390 номерлы карары, аның нигезендә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсенә инвестицияләүче эшкуарлар ташламалы кредитлар алырга мөмкин,
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2392 номерлы карары, аның нигезендә Россиядә электрон компонент базасы һәм электрон продукция эшләнмәләрен проектлау һәм эшләү буенча хезмәт күрсәтүче оешмалар реестры булдырылачак,
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 3683-р номерлы боерыгы, аның нигезендә 2021 елга Хөкүмәтнең закон проектлары эшчәнлеге планы расланган, 153 закон проектын эшләү һәм Дәүләт Думасына кертү күздә тотыла. Документ икътисадый үсеш өчен шартлар тудыруга, цифрлаштыру һәм фәнни-техник үсешкә, икътисад тармакларын үстерүгә, социаль өлкә институтларын үстерүгә һәм тормыш сыйфатын күтәрүгә, баланслы төбәк үсеше, дәүләт идарәсе сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән алты блоктан тора.
Шулай ук федераль ярдәм чаралары өлешендә Сәнәгатьне үстерү фондының Күзәтчелек советы 2021 елның 1 гыйнварыннан Фонд программалары буенча база ставкасын 3 процентка кадәр киметү турында карар да кабул иткән. Кайбер финанс программалары буенча 1 процентлы ставка гамәлдә инде, бу сәнәгать предприятиеләрен максималь отышлы шартларда кредитларга мөмкинлек бирә.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы шимбә киңәшмәсендә муниципалитетлар башлыкларының 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү турындагы чыгышлары циклына әзерлек кысаларында Арча районы чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча фикер алышу кысаларында Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Сарман, Спас һәм Чирмешән районнары 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итү проблемалары һәм куркынычлары турында тыңланылды.