Татарстанның зарури таләпләр реестрын оештыру тәҗрибәсе башка төбәкләрдә кертү өчен нигез булачак

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның беренче кварталында Россиядә зарури таләпләр реестрын оештыруга бәйле сынау эше башланачак. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә Россиянең икътисадый үсеш министры Максим Решетников хәбәр иткән.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роструд, Росаккредитация, Роспотребнадзор, Россия Төзелеш министрлыгы «сыналучы»лар булачак.

Күзәтчелек ведомстволарының мәгълүмат системалары белән интеграцияләү хисабына реестр тикшерүләрнең чек-листларын автомат рәвештә формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, шуңа бәйле рәвештә мониториглау – нинди таләпләр еш бозыла, аларның үтәлешенә чыгымнарны бәяләргә, моны хәтәрләр белән бәйләү  мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Ведомство җитәкчесе аңлатканча, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге проблемасын анализлау өчен, Россия Финанс министрлыгы белән берлектә, барлык контроль төрләренең бердәм реестры төзелә. Бердәм тикшерү реестрын куллануның уңай тәҗрибәсен исәпкә алып, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы белән берлектә, ул яңа мәгълүматлар белән киңәйтеләчәк. Мәгълүмат системаларында контрольлек объектлары һәм аларның куркынычлылык дәрәҗәсе, контрольлек чаралары нәтиҗәләре турында актуаль мәгълүматлар булырга тиеш.

Зарури таләпләр реестрын оештыру эше Мәскәүдә һәм Татарстан Республикасында алып барыла инде. 2016 елдан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә юридик затларга, шәхси эшкуарларга карата белдерелә  торган зарури таләпләрнең җыелма исемлеген алып бару эше оештырылды. Исемлек даими рәвештә актуальләштерелә һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында алып барыла. Шуның аркасында эшкуарлар теге яки бу контроль (күзәтчелек) төре кысаларында аларга карата нинди таләпләр куелырга мөмкин булуы һәм нинди хокукый актлар белән мондый таләпләр куелуы турында дөрес һәм тулы мәгълүмат белән таныша ала. Әлеге чара эшкуарлар арасында артык документлар соратып алу очракларын бетерүгә юнәлдерелгән һәм тикшерүләр үткәрү процессын ачык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International