Икътисад министрлыгында «Сбербанк» ГАҖ вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итү, республика территориясендә компаниянең СберРешения филиалын ачу, шулай ук эре һәм урта компанияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру.
9 марттан бөтен ил буенча 3% яңа ташламалы кредит бирү программасы старт алды. Ул зыян күргән тармаклардагы бизнесны торгызуга һәм алга таба да әлеге өлкәләрдәге мәшгульлекне саклап калуга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта «ФОТ 3.0» программасы буенча республика эшкуарларыннан гомуми суммасы 1,013 млрд. сумлык 328 гариза алынган.
Россия экспорт үзәге 2019 елдан бирле Россия эшкуарларын үзенең илкүләм павильонында Кытайдагы эре ваклап сату маркетплейсларының берсендә – Tmall.com урнаштыра. 2019 елның ноябреннән 2020 елның декабренә кадәр илкүләм павильонында сату 269,7 млн.сум тәшкил иткән, анда РФнең 32 субъектыннан 93 Россия компаниясе продукциясе урнаштырылган. Павильон азык-төлек продукциясе белән тәкъдим ителгән, аның 87%ы – кондитер әйберләре (шоколад, шоколад конфетлар, вафли, тортлар). Минималь урнаштыру пакеты 510 мең сум тора. Әмма Россия экспорт үзәге июльдән үк чыгымнарыгызны тулысынча түли алачак, иң мөһиме – гаризаны 2021 елның 29 апреленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.
Оренбург өлкәсе илдә эшкуарлар өчен контроль-күзәтчелек эше буенча «Сыналган бизнес» дигән файдалы белем һәм сервислар цифрлы платформасын эшләтеп җибәргән төбәкләрнең 5нчесе булган. ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән оештырылган һәм СИА һәм Росконгресс фонды тарафыннан оештырылган «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумы финалисты булган, форум кысаларында проект шулай ук ил җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнгән.
Моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүнең, яңа предприятиеләр ачуга һәм эш урыннары булдыруга ярдәм итүче инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре тора. Татарстан Республикасында 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли. Бүгенге көндә алар территориясендә 113 резидент үз эшчәнлеген алып бара, алар тарафыннан 23,8 млрд.сум капитал салынган (өстәмә хак салымыннан башка) һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырылган.
ТР Икътисад министрлыгында Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Республиканың башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләреннән төзелгән эшче төркем әгъзалары эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда эш бирүчеләргә субсидия бирү һәм шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне тотрыклыландыру чаралары турында фикер алышты.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Конкуренция, энергия нәтиҗәлелеге һәм экология департаменты директоры урынбасары рәислегендә Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандарты (алга таба – Стандарт) нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Аксубай муниципаль районы предприятиесе агростартапны гамәлгә ашыру өчен 485 млн. сум акча алган. 1,8% ставкасы буенча ташламалы финанс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында поручитель булган ТР Гарантия фонды ярдәме белән җәлеп ителгән.
Бүген Эшкуар йортында 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы экспортерларын бүләкләделәр. Кече һәм урта бизнес вәкилләре арасыннан 5 номинациядә җиңүчеләр ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» конкурсы кысаларында билгеләнде.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә бизнесның һәм үзмәшгуль гражданнарның эре заказчылардан сатып алу турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында түләүсез белем бирү семинары кысаларында уртак нәтиҗәле эше өчен Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенә рәхмәт белдерде.