Моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләүнең, яңа предприятиеләр ачуга һәм эш урыннары булдыруга ярдәм итүче инвестицияләр җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты булып алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре тора. Татарстан Республикасында 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе эшли. Бүгенге көндә алар территориясендә 113 резидент үз эшчәнлеген алып бара, алар тарафыннан 23,8 млрд.сум капитал салынган (өстәмә хак салымыннан башка) һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Агымдагы ел башыннан Татарстандагы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда түбәндәге үзгәрешләр булды:
- «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең өч резиденты производство биналары төзүне тәмамлаган, тагын бер резидент төзелеш эшләренә керешкән;
- җиде резидент җитештерүне башлап җибәргән – шуларның 4се – «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә һәм 3се – «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә;
- алты резидент җиһазларны монтажлау һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен тәмамлаган – «Түбән Кама» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең бер резиденты, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең ике резиденты, «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең ике резиденты һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең бер резиденты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ил субъектларының резидентлар тарафыннан капитал кертү күләме буенча да, эш урыннары саны буенча да инвестиция проектларына карата килешүләрдә билгеләнгән таләпләрне зарури үтәү срокларын 2019 елның 1 апреленнән 2021 елның 31 декабренә кадәрге чорда үз статусын алган резидентлар өчен 2 елга кадәр озынайту турындагы инициативасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хуплау тапкан. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан тиешле карар 11 мартта кабул ителгән. Әлегейомшаклык пандемия чорында кыенлыкларга юлыккан резидентларга үз инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген бирә. Билгеләп үтик, бүгенге көндә Татарстанда гамәлдә булган алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең 113 резидентының 6сы гына проектларны гамәлгә ашыруны вакытлыча туктаткан.
Шул ук вакытта «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә капиталь кертемнәр күләме план күрсәткечләреннән артып китә һәм 144,6% тәшкил итә, эш урыннары саны билгеләнгән күрсәткечләрдән 3,5 тапкыр артыграк.