Ил субъектлары белән киңәшмәдә конкуренцияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Конкуренция, энергия нәтиҗәлелеге һәм экология департаменты директоры урынбасары рәислегендә Россия Федерациясе субъектларында конкуренцияне үстерү стандарты (алга таба – Стандарт) нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Стандартны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча субъектларның тәкъдимнәре каралды. Фикер алышуга Ведомствоара эшче төркемнең Россия МКФХ һәм Россия Федерациясенең Үзәк банкы стандарт нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими әгъзалары вәкилләре чакырылган иде.

Сорауларның төп өлеше, коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, төбәкләр тарафыннан 2020 елда Стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру проблемаларына багышланган иде. Шуңа да карамастан, төбәкләр тарафыннан Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән конкуренцияне үстерүгә ярдәм күрсәтүнең төп күрсәткечләрен ел саен бәяләү тәртибе, пандемия нәтиҗәләренә карамастан, яңадан каралырга тиеш түгел, дип билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 2019 елда Стандарт нигезендә конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингы күрсәткечләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында 2 нче урында тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International