Рөстәм Сибгатуллин Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенә Татарстанда эшкуарлыкны үстерүдә уртак нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә бизнесның һәм үзмәшгуль гражданнарның эре заказчылардан сатып алу турында хәбәрдарлыгын арттыруга, шулай ук дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында түләүсез белем бирү семинары кысаларында уртак нәтиҗәле эше өчен Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенә рәхмәт белдерде. 

Сибгатуллин шулай ук, бизнестан сатып алу өлешен арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алуның кимендә 18%ын гамәлгә ашыру предметы буенча  республикадагы эре заказчылар арасында мониторинг үткәрелә, дип ассызыклады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда Татарстан Республикасының иң эре заказчылары саны 4 оешмага арткан һәм бүгенге көндә алар 17 булганнар, бу Идел буе федераль округында төбәк заказчыларының иң күп саны. Аларга түбәндәгеләр керә:

  1. «Казметрострой» АҖ,
  2. «Казэнерго» АҖ,
  3. «Сетевая компания» ААҖ,
  4. «Татавтодор» АҖ,
  5. «Татспиртпром» АҖ,
  6. «Татхимфармпрепараты» АҖ,
  7. «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ,
  8. «Инвестицияләр һәм инновацияләр республика агросәнәгать үзәге» АҖ,
  9. «Таттелеком» ГАҖ,
  10. «ТАТМЕДИА» АҖ,
  11. «Татагролизинг» АҖ,
  12. «Энергопрогресс» инженер үзәге» ҖЧҖ,
  13. «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәге» ТР ДАУ,
  14. «ТР Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем дәүләт автоном мәгариф учреждениесе,
  15.  «ИТ-парк» ДАУ,
  16. «Түбән Кама күппрофильле район үзәк хастаханәсе» ДАССУ,
  17. «Татарстан Республикасы Инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергияне сак тоту технологияләрен үстерү идарәсе» АҖ.

Узган ел Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан югарыда санап үтелгән заказчыларның сатып алу планнарының 500ләп проекты каралды һәм килештерелде, шул ук вакытта сатып алуларның яртысыннан артыгы (54,6%) КУЭ субъектларыннан 28,2 млрд. сумга сатып алынган иде.

«Без ирешелгәннәрдә тукталып калмыйбыз һәм, бизнесның электрон сатуларда максималь дәрәҗәдә конкурентлы катнаша алуын тәэмин итү максатларында, федераль дәрәҗәдә ЗаказРФ (калган 7се Мәскәүдә) бердәнбер төбәк мәйданчыгын оештырдык һәм актив кулланабыз, шулай ук эре компанияләрнең сатып алуларына, дәүләт һәм муниципаль заказларга керү мөмкинлеген бирә торган мәгълүмат системаларын үз эченә алган Республика маркетинг үзәге ресурсларын булдырдык һәм актив кулланабыз», - дип ассызыклады министр урынбасары.

Семинарда шулай ук илнең иң эре заказчылары: «Ростелеком» ГАҖ, «Россельхозбанк» ГАҖ, «Автодор» дәүләт компаниясе, «Снабжение» сервис үзәге, Саклык банкы, «РЖД» ААҖ, «Аэрофлот» ГАҖ, «Транснефть-Прикаье» ГАҖ, «Росатом» дәүләт корпорациясе вәкилләре дә катнашты. Үз чыгышларында алар сатып алуларда катнашу тәртибенә һәм үзенчәлекләренә тукталды, компанияләрнең сатып алу эшчәнлегенең төп моментларын җентекләп карадылар, семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Электрон сәүдә мәйданчыклары: «ЭТП ГПБ» ҖЧҖ, «ТЭК-Торг» АҖ, «ТР АГЗ» АҖ, «Сбербанк-АСТ» АҖ, «РТС-тендер» ҖЧҖ вәкилләре семинарда катнашучыларны әлеге мәйданчыкта эшләү мөмкинлекләре, тәэмин итүчеләр өчен популяр сервислар белән таныштырдылар, электрон сәүдә мәйданчыгы өчен заявкалар биргәндә сатып алуларда катнашучылар тарафыннан җибәрелә торган типик җитешсезлекләр турында сөйләделәр.

 

Белешмә өчен: ТР Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасының унҗиде эре заказчысының сатып алу планнары проектларының туры килү-килмәвен бәяләү өчен Татарстан Республикасында вәкаләтле орган булып тора, әлеге заказчылар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге 717-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International