9 марттан бөтен ил буенча 3% яңа ташламалы кредит бирү программасы старт алды. Ул зыян күргән тармаклардагы бизнесны торгызуга һәм алга таба да әлеге өлкәләрдәге мәшгульлекне саклап калуга юнәлдерелгән. Хәзерге вакытта «ФОТ 3.0» программасы буенча республика эшкуарларыннан гомуми суммасы 1,013 млрд. сумлык 328 гариза алынган.
Исегезгә төшерик, «ФОТ 3.0» программасы пандемия чорында һәм пандемиягә бәйле чикләү чаралары чорында гамәлдә булган РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасына алмашка килде. 2% белән кредит бирү программасы Татарстан эшкуарлары өчен ихтыяҗлы булды. Яңа программа буенча республика бизнесыннан кергән гаризалар саны шулай ук аның югары дәрәҗәдә популяр, аңлаешлы, үтәкүренмәле һәм бизнес өчен кредит бирү механизмының уңайлы булуы турында таныклый.
Ярдәм программасы шартлары нигезендә, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3% тәшкил итәчәк, дәүләт банкларга төп бурыч суммасыннан 6%-75% өлешен дотацияли һәм аның буенча процентлар «ВЭБ.РФ» дәүләт корпорациясе поручительлеге белән каплана. Заем 12 айга кадәр бирелә, шул ук вакытта беренче яртыеллык дәвамында заемчы кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләмәячәк, ә икенче яртыеллыкта моны ай саен тигез өлешләр белән эшләргә мөмкин булачак.
Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә аз тернәкләндерелгән тармакларга караган эре компанияләр дә – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәләре дә катнаша ала. «ФОТ 2.0» программасы кебек үк, ташламалы ставка буенча финанслардан файдалану микро һәм кече предприятиеләр өчен төп яки өстәмә ОКВЭД кодлары, урта һәм эре компанияләр өчен фәкать төп кодлар буенча гына гамәлгә ашырыла.
Кредит күләме оешмада эшли торган хезмәткәрләр санына бәйле. Кредитның максималь суммасы һәр хезмәткәргә иң аз эш хакы күләменә карап (12 792 сум), 12 айга биреләчәк, әмма 500 млн.сумнан да артмаган күләмдә.
Программага Россиянең 36 банкы кушылган, аларның 15е Татарстанда урнашкан, шул исәптән 3 республика банкы: «Сбербанк» ГАҖ, АК БАРС БАНК ГАҖ, ВТБ ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, «Райффайзенбанк» АҖ, «АБ» РОССИЯ» АҖ, «МСП Банк» АҖ, «ФК Открытие» Банк ГАҖ, «Банк Казани» ҖЧҖ, «Россельхозбанк» АҖ, «Совкомбанк» ГАҖ, Банк ГПБ (АҖ), «АЛЬФА-БАНК» АҖ, РОСБАНК һәм АКБ «Энергобанк».
Программаны гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясенең резерв фондыннан 7,7 млрд.сум акча бүлеп бирелгән. РФ Хөкүмәте бәяләвенчә, механизмнан 75 мең предприятие файдалана ала, анда 1,5 млн кеше эшли.