Мидхәт Шаһиәхмәтов СберРешения компаниясе вәкилләре белән очрашты

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Икътисад министрлыгында  «Сбербанк» ГАҖ вәкилләре белән киңәшмә узды. Киңәшмәнең көн тәртибендә – Татарстан эшкуарларына ярдәм итү, республика территориясендә компаниянең СберРешения филиалын ачу, шулай ук эре һәм урта компанияләрнең нәтиҗәлелеген арттыру.

Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Сбербанкының Идел-Нократ филиалы рәисе урынбасары – «Татарстан Банкы» бүлеге идарәчесе Рушан Сәбхиев, Россия һәм БДБда СберРешения компаниясенең генераль директоры Подвойская Наталья катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар төбәк белән компания арасында хезмәттәшлек юнәлешләре, шул исәптән Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итү һәм потенциаль эшкуарлар өчен түләүсез консультацияләр бирү, үз эшләрен теркәүдә һәм исәп-хисап счеты ачуда ярдәм итү, бухгалтер, кадрлар һәм юридик ярдәм күрсәтү юнәлешләре каралды.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә – СберРешения компаниясенең Татарстандагы филиалын ачу. Төбәктә урнашкан филиал республика компанияләренә генә түгел, ә РФнең башка якын-тирә субъектларына да хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук компания филиалын ачу Татарстан хисапчылары, HR һәм IT-белгечләр өчен яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк.

«Сбербанк» ГАҖ вәкилләре республиканың кече һәм урта бизнес эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чишелешне тәкъдир иттеләр. Сүз операция эшчәнлеген трансформацияләү һәм предприятиеләргә ярдәм итүче функцияләргә чыгымнарны киметү проекты турында бара. Сүз операция эшчәнлеген трансформацияләү һәм предприятиеләргә ярдәм итүче функцияләргә чыгымнарны киметү проекты турында бара.

Нәтиҗәләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү һәм ТР территориясендә «СберРешение» проектын гамәлгә ашыру бурычлары билгеләнде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International