Россия экспорт үзәге (РЭЦ) 2019 елдан бирле Россия эшкуарларын үзенең илкүләм павильонында Кытайдагы эре ваклап сату маркетплейсларының берсендә – Tmall.com урнаштыра. 2019 елның ноябреннән 2020 елның декабренә кадәр илкүләм павильонында сату 269,7 млн.сум тәшкил иткән, анда РФнең 32 субъектыннан 93 Россия компаниясе продукциясе урнаштырылган. Павильон азык-төлек продукциясе белән тәкъдим ителгән, аның 87%ы – кондитер әйберләре (шоколад, шоколад конфетлар, вафли, тортлар). Минималь урнаштыру пакеты 510 мең сум тора. Әмма Россия экспорт үзәге июльдән үк чыгымнарыгызны тулысынча түли алачак, иң мөһиме – гаризаны 2021 елның 29 апреленә кадәр тапшырып өлгерергә кирәк.
Моннан тыш, Россия экспорт үзәге II-III кварталда WeChat платформасында – онлайн-кибет функцияләре белән Кытайның иң эре мессенджерында (аена 1,2 млрд. кулланучы) рәсми аккаунт ачарга планлаштыра. Беренче этапта Tmall.com илкүләм павильоны һәм Шанхайдагы Россия АСК продукциясе павильоны белән интеграцияләү планлаштырыла. Россия экспорт үзәге эшкуарларны платформада урнаштырудан тыш, Кытай сатып алучылары белән аралашуда ярдәм итәчәк һәм экспорт операцияләрен дә алып барачак. 2021 елда урнашу бушлай булачак.
Россия экспорт үзәге, шулай ук, мультителле витринасы булган һәм Европаны колачлаган Amazon алман филиалында Россия товарларының илкүләм кибетен ачарга планлаштыра, анда түбәндәге продукцияне урнаштыру мөмкин булачак:
• Йорт һәм бакча товарлары;
• Ванна һәм кухня товарлары;
• Туризм һәм ял итү өчен товарлар;
• Спорт товарлары;
• Сәламәт яшәү рәвеше өчен товарлар;
• «Матурлык һәм сәламәтлек» категориясе, шул исәптән матурлык салоннары, косметологлар, маникюр һәм барбершоп осталары өчен В2В;
• Санитар-гигиена продукциясе;
• Балалар өчен товарлар;
• Уеннар һәм уенчыклар;
• Бүләкләр;
• Аксессуарлар;
• Иҗат өчен товарлар.
Әгәр дә сез үз продукциягезне күрсәтелгән онлайн-мәйданчыкларның берсендә урнаштырырга телисез икән, Россия экспорт үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Сезгә безнең белгеч – Полина Левкина ярдәм итәчәк:
Телефон: +7-843-222-90-60 (өстәмә. 278)
Эл. почта: tatexport@yandex.ru
WhatsApp: +7-987-270-06-91