Татарстан компаниясе ТР Гарантия фонды ярдәме белән агростартапка ярты миллиард сумга якын акча алган

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Аксубай муниципаль районы предприятиесе агростартапны гамәлгә ашыру өчен 485 млн. сум акча алган. 1,8% ставкасы буенча ташламалы финанс «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында поручитель булган ТР Гарантия фонды ярдәме белән җәлеп ителгән. 

Агымдагы елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектына ярдәм итү чаралары өч төп юнәлешкә бүленгән: үзмәшгульләргә ярдәм итү, эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итү (предакселерация) һәм гамәлдәге эшкуарларны үстерү (акселерация).

Бизнесны җиңел стартка һәм уңайлы алып баруга юнәлтелгән предакселерация программасы нигезендә, региональ гарантия оешмалары кимендә 1 ел эшчәнлек башкарган эш башлап җибәрүче эшкуарларга поручительлек бирергә хокуклы, Татарстан компаниясе әлеге мөмкинлектән файдаланган да инде.

Аксубайда предприятиесе яшь, аның эшчәнлегенең төп төре – авыл хуҗалыгы культураларын чәчү. Займга алынган финанс язгы кыр эшләрен башкаруга юнәлдереләчәк.

Финанс ярдәмен җәлеп итүдә Илкүләм гарантия системасында катнашучылар: КУЭ корпорациясе һәм Татарстан Гарантия фонды мөһим роль уйнаган. Алар заемчы өчен 338 млн.сум хуплаган – тәэмин итү өлеше – кредит суммасының 70%ы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, предакселерация программасы ярдәм итүнең бер төрле чаралары урынына җиңел старт алу һәм бизнесны алга таба үстерү өчен комплекслы хезмәтләр һәм шартлар булдыруны, шулай ук КУЭ субъектларының ярдәм инфраструктурасыннан файдалана алу мөмкинлеген арттыруны күздә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International